Казан халкын Кабан күле яр буенда себер татарлары биюенә өйрәтәчәкләр
29 июньдә Кабан күле яр буенда себер татарларына багышланган «Аяк-уен» программасы узачак. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.
Чарада катнашучыларны перфоманс, интерактивлар һәм себер татарларының бию буенча мастер-класслары көтә.
Программаның хореографлары - Алсу Мәгъсүмҗанова, Алия Мөхәммәтгалиева, Рафаэль Мостяков һәм Фәнис Хәйруллин. Кичәне музыка белән баянчы, курайчы һәм мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин һәм гитарачы, перкуссионист һәм мультиинструменталист Айдар Абдрәхимов тәэмин итәчәк.
Чара башлану 18.00 сәгатькә билгеләнгән. Катнашырга теләүчеләрнең җыелу урыны - Мәрҗани урамы ягыннан Камал театрына төшү юлында.