Минтимер Шәймиев: «ТНВ» хәрәкәте конкрет эшләр аша үрнәк күрсәтергә тиеш
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «ТНВ» хәрәкәте активистларын алга таба да конкрет чаралар һәм проектлар буенча актив эшләргә чакырды. Бу хакта ул «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съездында белдерде. «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева шул хакта яза.
«Иң мөһиме – эшне конкретлаштыру. Конкрет эшләр аша халык сезнең эшчәнлек нәтиҗәләрен күрәчәк. Безнең хәрәкәт илдә бердәнбер, шуңа күрә ул конкрет эшләр аша мисал күрсәтергә тиеш. Без элеккеге уңышларыбыз белән генә яши алмыйбыз», - диде Шәймиев.
Ул «ТНВ» хәрәкәте «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән уртак эшчәнлек төзи алды, дип белдерде. «Партия эшенең нәтиҗәлелеге бик мөһим. Аны халык белән аралашу аша күрсәтергә кирәк. Хәрәкәтнең җирле бүлекчәләре кешеләрнең проблемаларын белә. Конкрет мәсьәләләрне ничек хәл итүебезгә карап халык безнең хәрәкәт һәм безнең партия турында фикер йөртәчәк. Сез эш күрсәтергә, халык белән уртак тел табарга тиеш», - дип искәртте Дәүләт Киңәшчесе.
Шәймиев сүзләренчә, «Татарстан – яңа гасыр» иң массакүләм хәрәкәт, анда бөтен республика тәкъдим ителгән».
Ул шулай ук 2024 елда Россия Президентын сайлау буласын искәртте. Дәүләт эшлеклесе сүзләренчә, хәрәкәт активистлары бу вакыйгага җитди әзерләнергә тиеш. «Бу беркайчан да булмаган бик җитди сынау, чөнки сәяси вазгыять, гомумән, җиңел түгел. Без бердәм һәм җитлеккән булуыбызны тагын ничек күрсәтербез? Россия бердәмлектә генә көчле була ала», - дип билгеләп үтте Дәүләт Киңәшчесе.
Шәймиев шулай ук басуларны химик матдәләр белән эшкәртүдән бал кортлары үлү проблемасына тукталды. Аның фикеренчә, мәсьәлә хәрәкәт әгъзаларының кичекмәстән катнашуын таләп итә, чөнки «ТНВ» җәмгыять үсеше өчен ресурсларны саклауны күздә тоткан Җир Хартиясе максатларын тормышка ашыруга зур әһәмият бирә.