Самараның Камышлы районы Сабан туенда «Әлифба» авторларына багышланган күргәзмә булган
Самара өлкәсе Камышлы районында «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның йорт-музеенда истәлекле даталарга багышланган бик күп кызыклы чаралар үткәрелә. Музей быел район Сабантуенда да актив катнашты, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.
Район Сабантуенда «Әлифба» китабы авторларына багышланган күргәзмә оештырылган. Төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунаклар, шулай ук Камышлы районы башлыгы Р. Баһаветдинов җитәкчелегендәге делегация күргәзмәне кызыксынып караган. Кунакларны Разил Вәлиевнең «Әлифба» шигырен укып каршы алганнар.
«Педагог һәм остаз елында Сабантуйда «Әлифба» китабы авторларының шәкерте, Бүзбаш авылында туып-үскән, педагоглар Әминә һәм Гыйзам Закировларның кызы Фәния Гыйзамовна белән очрашу да була. Аның Вәгыйзовлар турында шактый истәлекләре бар, ул аларның игелекле һәм зирәк фикерле булулары турында сокланып сөйли. Күргәзмәне шатланып карый, укытучысының йорт-музеена барырга вәгъдә итә», дип яза Камышлы районы Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания Абзалова.
Күргәзмәдә күпләрнең игътибарын бала чакларындагы мәктәп партасы һәм «Әлифба һәйкәле» миниатюрасы җәлеп иткән. Хатирәләр яңартып, истәлеккә фотога төшкәннәр.
«Безгә ничә яшь булса да, беренче укытучы һәм беренче китап онытылмый, чөнки нәкъ менә алар белемгә юл ачты!» – ди Нурания Абзалова.