Кравцов: «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» фәне балаларга йөкләнешне арттырмаячак
Мәктәпләрдә «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» дигән яңа фән барлыкка килгәнче, ул хакта педагоглар һәм экспертлар җәмәгатьчелеге белән тулы фикер алышу булачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгында ышандырдылар, дип хәбәр итә «Российская газета».
Мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, әлеге фән этаплап кертеләчәк, ә балаларга йөкләнеш артмаячак.
«Балаларның белемнәре иң актуаль булсын өчен мәктәп программасы даими рәвештә яңартыла. Бу башлангыч хәрби әзерлек блокларына да кагыла, ул безнең мәктәп программасы өчен яңалык түгел, - диде Сергей Кравцов. - Бүгенге көндә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә өйрәнелә торган файдалы белемнәр һәм күнекмәләр «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» дигән яңа фәнгә дә керәчәк. Ләкин алар актуаль бүлекләр белән тулыландырылачак».
Министр фикеренчә, бу укучыларга илне саклау аның тыныч социаль-икътисади үсеше өчен нинди роль уйнавы, армиябезнең хәзерге торышы турында белергә мөмкинлек бирәчәк.
Алар «хәрби бурыч»ның, «хәрби хезмәт»нең нәрсә икәнен беләчәкләр.
«Иң мөһиме, мәктәп укучыларына йөкләнеш артмаячак. Сәгатьләр саны элеккечә калачак, - дип искәртте министр. - Барысы да этаплап кертеләчәк».
- 2024 елда мәктәп программасына «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» предметы кертелә, дип хәбәр иткән идек.