Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2023

Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичләр» фестивален ачу тантанасында булды

0
Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичләр» фестивален ачу тантанасында булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыка фестивален ачу тантанасында булды. Аны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев озатып йөрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара open air форматында шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә - Шишкин буаларында уза. Килү белән Рөстәм Миңнехановка әлеге территорияне төзекләндерү проекты турында сөйләделәр. Шишкин буаларын реконструкцияләүгә грантны Алабуга «Кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар» Бөтенроссия конкурсы кысаларында отты. Проект 2023-2024 елларда гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә җәяүлеләр өчен яңа юллар һәм памп-трек әзер инде.

Шулай ук Татарстан Рәисе Лисичанскидан килгән балалар - КФУның Алабуга институты Университет мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашты. Быел гыйнвар аенда республикага 50 укучы укуларын дәвам итү өчен 11 сыйныфка килгән иде. Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәндә алар Татарстан югары уку йортларында укуны дәвам итү планнары турында әйтте.

Фото: © Екатерина Сайбель

Аннары Рөстәм Миңнеханов фестивальнең концерт-ачылышын карады. 29 июньнән 2 июльгә кадәр кунаклар алдында 200дән артык катнашучы чыгыш ясаячак, алар арасында - ТР Дәүләт академия симфоник оркестры, «Гнесинские виртуозы» симфоник оркестры (Мәскәү шәһәре), Эмир Кустурица һәм The No Smoking Orchestra (Сербия) һәм башкалар бар.

  • «Алабугада җәйге кичләр» - мәдәни мирасны саклауга һәм арттыруга, башкару сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән уникаль проект. Проектның сәнгать җитәкчесе Россиянең атказанган артисты, бөтен дөньяга танылган пианист Борис Березовский. Фестиваль барган 4 көндә тамашачылар танылган музыкантлар башкаруында музыкаль шедеврлар белән таныша һәм талантлы вокалчыларны тыңлый алачак. Фестиваль 2018 елдан бирле үткәрелә. Бу елларда сәхнәдә дөньяның 9 иленнән 1 меңгә якын башкаручы, вокалчы һәм артист чыгыш ясады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






Вторая волна? Синоптик рассказал о новом похолодании в Москве

Арестован еще один фигурант по делу главного кадровика Минобороны России

В Чебоксарах пройдут встречи в рамках Единого информационного дня

Московское «Торпедо» расторгло контракт с экс-нападающим сборной России