Ульяновскида «Биләр» мәдрәсәсе янында корбан чалу урыны ясаганнар
Ульяновскида Мөфтиятнең махсус корбан чалу урыннары быел «Биләр» мәдрәсәсе территориясендә һәм Ишеевка бистәсендә оештырылган. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Корбае гаете көннәрендә милләттәшләребез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән корбаннар чалырга ашыгалар. Ишеевка мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт һәм аның гаиләсе, зур кунакчыллык күрсәтеп, корбан чалдырырга килүчеләрне искиткеч тәмле пылау һәм хуш исле чәй белән сыйлыйлар», диелә бу хәбәрдә.