Миңнеханов һәм Чемезов «КАМАЗ» Директорлар советы утырышында катнашты
Бүген Чаллыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышта катнашучылар 2023 елның беренче биш аенда «КАМАЗ» ГАҖ оешмалары төркеменең Бизнес-планын үтәү турында фикер алыштылар. Төп мәсьәләләрнең берсе компаниянең Директорлар советы рәисен сайлау булды. Бу вазифага Ростех дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезовны яңадан сайладылар.
Шулай ук Директорлар советы утырышында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Директорлар советы әгъзалары Михаил Бройтман, Сергей Скворцов, Анатолий Сердюков, «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз идарәсе башлыгы Илдар Шамилов һәм ТР премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Моннан тыш, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советының бюджет һәм аудит һәм кадрлар һәм бүләкләүләр буенча комитетлары төзелде.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар шулай ук Чаллыда компаниянең фәнни-техник үзәгендә булдылар һәм «КАМАЗ» моделе яңалыклары белән таныштылар. Шулай ук җитәкчеләр «КАМАЗ-Автоспорт» НП ярыш автомобильләре цехында һәм «КАМАЗ-мастер» командасы музеенда булды.