Васил Шәйхразиев Кемерово филармониясе залындагы халыкка «Күбәләгем» җырын җырлатты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Кемерово филармониясендә залдагы халыкка «Күбәләгем» һәм «Катюша»ны җырлатты.
Кемерово дәүләт филармониясендә Татарстан сәнгать осталары һәм иҗади яшьләре концерты бара. Традицион концерт Федераль Сабантуй алдыннан үткәрелә.
Тамашачыны Кузбасс губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.
Илья Середюк кунакларга губернатор исеменнән сәламнәр җиткерде. «Без өч ел әзерләндек. Хәтта ковидлы чор беткәнче үк башта Кемеровода, аннары Новокузнецкида шахтерлар Сабантуе уздырдык. Кузбасста яшәүче шахтерлар династияләре арасында татар гаиләләре күп», - диде ул.
Илья Сердюк Сабантуйның Корбан бәйрәм көннәренә туры килүен ассызыклады. Сабантуй программасы кысаларында Бөтен Себердән атлар белән ат чабышлары уздырылуын әйтеп узды.
«Кузбасста федераль Сабантуй уздырырга Аллаһ насыйп итте. Өченче мәртәбә үтә һәм елдан-ел яхшыра бара», - диде үз чиратында Васил Шәйхразиев.
«Рәхмәт сезгә милли киемнәрегезне киеп бирегә килгәнегез өчен», – диде ул халыкка мөрәҗәгать итеп.
Җитәкчеләр җирле татар иҗтимагый эшлекләренә һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләренә рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырдылар.
Рәсми чыгышлар һәм бүләкләүләрдән соң Васил Шәйхразиев тамашачыны җырлатты, үзе дә кушылып җырлады. Сәнгать осталары концертында Эльза һәм Артур Исламовлар, «керәшен чибәре» Татьяна Ефремова, Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов һәм башкалар катнаша. Солистлар Тинчурин театры оркестрына кушылып җырлый.
Иртәгә Кемеровоның Мәскәү мәйданында Сабантуй була.
Рузилә Мөхәммәтова видеосы: