Миңнеханов дүрт кешегә Татарстан Республикасының атказанган энергетигы исемен бирде
Республиканың дүрт кешесе Татарстанның атказанган энергетигы булды. Тиешле указны Рәис Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Энергетика өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен „Татарстан Республикасының атказанган энергеты» дигән мактаулы исем бирергә», — диелә хокукый мәгълүмат порталында басылган документта.
Документта «Сетевая компания» АҖ филиалы – «Түбән Кама электр челтәрләре» югары вольтлы линияләр хезмәте башлыгы Җәлил Булатов һәм компаниянең Казан филиалы хезмәткәре Закирҗан Галәветдинов, «КАМАЗ» ГАҖ фәнни-техник үзәге баш инженеры бүлекчәсенең баш энергетигы Александр Родионов һәм «Татэнерго» АҖ Казан «Теплоэлектроцентраль 1» филиалы хезмәткәре Тимерхан Закиров исемнәр күрсәтелгән.