Тирәсендә коронавирус белән авыручылар булу сәбәпле, Владимир Путин үзизоляциягә китә
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үзизоляция режимына күчә. РИА Новости хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы янындагы кешеләрдә коронавирус белән авыручылар ачыкланган. Шуңа күрә Путин үзизоляциягә режимын үтәргә тиеш, дип аңлатканнар Кремльдә. «Россия Президенты Владимир Путин Таҗикстан Республикасы башлыгы Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләште. Путин үзе янындагы кешеләрдә коронавирус ачыклану сәбәпле, билгеле бер вакыт дәвамында үзизоляция режимын үтәргә тиеш булуын әйтте», — диелә Кремль хәбәрендә. Читать дальше...