Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре башланды
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 4-8 декабрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре була. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Төньяк башкалада Татар мәдәнияте көннәрен Даими вәкиллек, «Файда» татар мәдәнияте җәмгыяте, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең «Питер буйлары» берлеге, Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе, Нева һәм Адмиралтейская районы администрацияләре, «Рекорд» яшьләр йорты һәм башкалар оештыра.
Бүген «Рекорд» яшьләр йортында бәйрәмнең тантаналы ачылышы булды. Анда Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиле Ренат Әхмәтшин, татар эстрадасы артистлары катнашты, баянда уйнау буенча мастер-класс булды.
5 декабрьдә татар бизәкләре буенча мастер-класслар, 6 декабрьдә экскурсияләр була.
7 декабрьдә Татарстан кинематографистларының «Күбәләк» (реж. Фәрит Дәүләтшин) һәм «Мулла» (реж. Әмир Галиәскәров, Рамил Фазлыев) фильмнары күрсәтеләчәк. Тамашачыларга картиналарны «ТатарКино» директоры Миләүшә Айтуганова һәм режиссер Рамил Фазлыев тәкъдим итәчәк.
Фильмнарны «Рекорд» Яшьләр йортында (Санкт-Петербург ш., Адмиралтейский районы, Садовая ур., 75) 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр күреп була.
Татар мәдәнияте көннәре 8 декабрьдә концерт белән ябыла.