Рафаэль Ильясов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Рафаэль Ильясов белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, 10 декабрь көнне, 10 сәгать 30 минутта башланып, 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә узачак. Бүген 81 яшендә Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның йөрәге тибүдән туктады . Рафаэль Ильясов «Курган» Мөселман зиратында җирләнәчәк.