Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 14.12.2020

Татарстан Президенты Чаллыда яңа онкология үзәген карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкология үзәгендә амбулатория корпусын, нурлы диагностика бүлеген, паллиатив бүлекне, поликлиниканы, функциональ диагностика бүлеген, морфология лабораториясен, операция блогын, палаталарны һәм радиотерапия корпусын карап чыкты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, махсуслаштырылган онкология ярдәме күрсәтү буенча бөтен технологик цикл (профилактик эш... Читать дальше...

Декабрьдә Татарстанга кош гриппы белән зарарланган дүрт партия продукция кайтарылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел декабрь аенда Татарстанга түбән патологияле кош гриппы белән йогышланган дүрт партия продукция кайтарылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, вируслы продукция Чиләбе өлкәсеннән («Равис- Сосновская кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ), Пенза өлкәсеннән («Васильево... Читать дальше...

Тинчурин театры тамашачыларга караганда актерлар күбрәк булган спектакль куя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 16 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйдәш. Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль куелачак. Спектакль-лабиринтта барлыгы 31 актер һәм 15 тамашачы катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов сөйләде. «Актерлар төрле мәйданчыкларда булачак. Луиза Янсуар белән Резедә Гарипова тудырган спектакльдә тамашачы белән артистны аерып та бетерә алмассыз. Читать дальше...

Казан базарларында чын чыршы бәясе 300 сумнан башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Быел казанлылар шәһәр мәйданчыкларында табигый чыршыны 300 сумга һәм аннан кыйммәтрәк бәягә сатып ала алачак. Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Ул Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан башкаласында чыршы базарлары эшли башлаячагын искәртте. Узган елда шәһәрдә чыршы белән 20 мәйданчыкта сәүдә иттеләр, шул ук вакытта аукционнан 5 урын гына сатылган иде. Калган нокталарда сәүдә законсыз рәвештә барды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чаллы мәктәбе ашханәсендә кайнар ризыкның сыйфатын югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды, ул балаларны тукландыруны оештыру белән танышты. Ул ашханәне карады, ассортимент белән танышты, мәктәптә бирелә торган ашларны татып карады. Ул гимназиядә тәкъдим ителгән кайнар ризыкның сыйфатын югары бәяләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Быел гимназиядә капиталь ремонт үткәрелде. Җиһазлар һәм җиһазларны ремонтлау һәм сатып... Читать дальше...



Казанда ярамаган урында юл аша чыккан 8 яшьлек малайны машина бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыгарга уйлаган 8 яшьлек малайны машина таптаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. 12 декабрьдә көндез Дементьев урамында тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан 8 яшьлек малайны чит ил автомобиле бәрдереп киткән. Нәтиҗәдә, баланың умыртка баганасы сынган.

Татарстан җыелмасы көрәш буенча дөнья чемпионатында медаль зачеты лидеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстан җыелма командасы 11-12 декабрьдә Казанда узган һәм дөньяның 35 иленнән 200гә якын спортчыны җыйган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының медаль зачеты лидеры булды. Дәрәҗәле турнирда Россия җыелма командасы составында республика данын 13 көрәшче яклады. Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары мактау пьедесталының иң югары баскычына алты тапкыр күтәрелде. Алты көрәшче чемпионатның көмеш призеры булды. Читать дальше...

«Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында җиңүчеләр, IPHONE 12 отучы, «Татар эстрадасы легендасы» исеме билгеле булды. Тамашачылар концертны онлайн күзәтте. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев «Татар эстрадасы легендасы» номинациясенә ия булды. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова... Читать дальше...

Айдар Хафизовны соңгы юлга озату мәрасиме онлайн күрсәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Күренекле артист Айдар Хафизовның җәсәден Камал театры алдындагы мәйданга алып килделәр. Соңгы юлга озату мәрасимен «Татар-информ» онлайн күрсәтә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов кичә вафат булды. Ул хастаханәдә дәвалана иде. Күренекле актерга 77 яшь. Айдар Хафизов туган авылына җирләнәчәк.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 95 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, әлеге инфекцияне... Читать дальше...

Әлмәттә, үткәргечкә ут кабу сәбәпле, күп катлы йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәттә, электр үткәргеченә ут кабу сәбәпле, күп катлы йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичке җиденче яртыларда 101 янгын сагы номерына Гафиятуллин урамында урнашкан күп катлы йорт коридорында электр үткәргеченә ут кабуы хакында хәбәр килгән. Янгын сигезенче катта чыккан, аның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр... Читать дальше...

Алмаз Хисамединов: «Залесный» агрофирмасы кош гриппына кадәр хилафлыкларны төзәтмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшел Үзән районында күркә ите җитештерү буенча «Залесный» агрофирмасы кош гриппына кадәр үк тикшерүдә ачыкланган хилафлыкларны төзәтмәгән булган. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтте. Ул Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе 6 октябрьдә предприятиедә тикшерү үткәргәнен әйтте. Читать дальше...

Новости России
Москва

Гоцирк Бурятии, артист Саян Дондоков: «Я из династии культработников» - Культура и Россия, театр, дети,


Татарстанда кош гриппы буенча карантин дүрт пунктта бетерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 ел башыннан Буа, Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында йорт кошлары арасында биш кош гриппы очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта карантин дүрт пунктта бетерелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов барлык инфекция чыганаклары вакытында ликвидиацияләнгәнен, инфекция таралмаганын әйтте. Читать дальше...

Казанның төп чыршысы 24 декабрьдә ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә «Казан» Гаилә үзәге янында шәһәрнең үзәк чыршысын ачу тантанасы узачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды. «24 декабрьдә „Казан“ Гаилә үзәге янында шәһәрнең үзәк Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы була. Биредә концерт программасы оештырылачак, шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән сәүдә рәтләре „үсеп“ чыгачак», - диелә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе материалларында. Чаралар санитар нормалар һәм социаль дистанцияне үтәп оештырылачак. Читать дальше...

Җитештерүчеләр көнбагыш маена бәяләрнең ни өчен артуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Майга бәяләр көнбагыш уңышы начар булу, дөнья бәяләренең артуы һәм долларга карата Россия валютасы курсының тирбәлүе аркасында күтәрелгән. Россия Май берлегенең башкаручы директоры Михаил Мальцев «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде. «Көнбагыш маена агымдагы бәяләр доллар курсы күтәрелү һәм дөнья бәяләре артуыннан чыгып формалаштырыла. Төп җитештерүче-илләр – Россия һәм Украинада әлеге культураның уңмавы да көнбагыш маена бәяләрнең... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Лукашенко: тактическое ядерное оружие для Москвы и Минска — средство сдерживания

Суд в Москве оштрафовал онлайн-кинотеатры Wink и "Кинопоиск" за пропаганду ЛГБТ

«Россети Московский регион» отметили День Победы в Красногорске

Итоги конкурса «Педагог-психолог года-2024» подвели в Подмосковье