Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 14.12.2020

Россиядә шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрнең артуын өч айга туктатып торырга мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә шикәр комы һәм көнбагыш маена сатып алу һәм ваклап сату бәяләрен фиксацияләргә мөмкиннәр. Мондый чараның 2021 елның 1 гыйнварыннан алдагы өч айга кабул ителүе ихтимал. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Көнбагыш мае бәяләрен – 95 һәм 110, шикәр бәясен 36 һәм 45 сум билгесендә фиксацияләргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» газетасына азык-төлек бәяләрен тотрыклыландыру мәсьәләсе буенча берничә ведомство (Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы, Икътисади үсеш министрлыклары... Читать дальше...

Кичә Казанда юл читендә калдырылган җиңел автомобиль тулысынча янып беткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанда юл читендә калдырылган җиңел автомобиль тулысынча янып беткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич 101 янгын сагы номерына Адоратский урамында җиңел машина януы хакында хәбәр килгән. Биредә юл читендә калдырылган автомобильгә ут капкан. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны тиз арада сүндергән, әмма автомобиль тулысынча янып беткән булган. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Казанда «Метро» кибете янында азык-төлек төялгән йөк автомобиле янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда «Метро» кибете янында азык-төлек төялгән йөк автомобиле янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген иртәнге сигездә 101 янгын сагы номерына Вахитов урамында урнашкан «Метро» кибете артында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Биредә азык-төлек төялгән йөк автомобиленә ут капкан. Янгынның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Шаһитлар кибет янында машинадан күтәрелгән куе кара төтенне видеога төшереп алган. Читать дальше...

Айдар Хафизовны соңгы юлга озату мәрасиме Камал театры янында 12.00 сәгатьтә башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Күренекле артист Айдар Хафизовны соңгы юлга озату мәрасиме Камал театры янында 12.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов йөрәге кичә тибүдән туктаган . Ул хастаханәдә дәвалана иде. Күренекле актерга 77 яшь иде. Айдар Хафизов соңгы юлга озату мәрасиме 13.00 сәгатьтә булыр дип хәбәр ителгән иде. Бүген вакытның 12.00 сәгатькә күчерелгәнлеге билгеле булды Айдар Хафизов Камал театры алдындагы мәйданнан озатылачак. Читать дальше...

Мәскәү режиссеры Лина Арифуллина татар һәм башкорт эстрадасын яратуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәскәүнең «Йолдызлар фабрикасы», Татарстанның «Яңа йолдыз» проектлары режиссеры Лина Арифуллина татар һәм башкорт эстрадасын яратуын белдерде. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Яңа йолдыз» проекты гала-концертында әйтте. «Даими рәвештә милли мәдәниятне күзәтеп торам. Татарстанга һәм Башкортстанга еш барам. Татар һәм башкорт эстрадасы матур, кызыклы һәм, иң мөһиме, күптөрле. Мин аларны бик яратам», — диде Лина Арифуллина. Режиссер... Читать дальше...

Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өй туе уздырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 15 декабрьдә, Саба районының Шәмәрдән авылында 12 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылачак. Бу турыда Татарстан Президентының Дәүләт торак фонды Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә. Мәктәп урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан йортка 9.00 сәгатьтә күчәргә мөмкин булачак. Соңгы документларны 14 декабрьдә фонд офисында (Байлар Сабасы, Закиров урамы, 52 йорт, 124нче офис) бирәчәкләр. Тулырак мәгълүмат алу өчен 8-919-621-31-92 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Читать дальше...



Ана капиталын әниләрнең белемен арттыруга тотарга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Ана капиталы өчен бирелгән акчаларны ата-ананың белеменә тотарга тәкъдим иттеләр. Бу хакта Россия Хезмәт министры Антон Котяковка прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс хәбәр итте, дип хәбәр итә «Известия». Анна Маркс сүзләренчә, әлеге идеяне беренче тапкыр Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 2006 елда юлламасында әйткән. Юлламада әйтелгәнчә, «бала туганнан соң хатын-кыз озак вакытлар хезмәт эшчәнлегеннән чыгып, үз квалификациясен югалта. Читать дальше...

Бурычка акча алып, хаҗга барырга ярыймы? - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Динә Гыйләҗиева). Бурычка әйбер сорау – рухи яктан иң кыен гамәлләрнең берсе. Әмма тормыш булгач, ансыз да мөмкин түгел. Арабызда алган бурычын вакытында кайтаручылар да, әҗәткә кермичә, булганын гына җиткереп яшәүчеләр дә җитәрлек. Алган бурычын кайтару турында уйлап карамаучылар да юк түгел. Бурычлы тормышка динебез нинди мөнәсәбәттә? Бу хакта Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәчетнең имам—хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтаховның фикерләрен җиткерәбез. Читать дальше...

Россиядә больничныйлар алуның яңа тәртипләре үз көченә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә эшкә яраксызлык турындагы кәгазьләрне рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер аларны электрон рәвештә рәсмиләштерергә һәм дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле боерыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Хәзер электрон больничныйларны кәгазь больничныйлар белән бергә алырга мөмкин. Икенчесе өчен шәхеснең таныклаучы документ кирәк булачак, беренчесен алу өчен СНИЛС та кирәк булачак. ... Читать дальше...

Иркә белән дуэт башкарган Эльвира Мифтахова «Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Иркә белән дуэт башкарган Башкортстан Республикасы Нефтекамск шәһәреннән Эльвира Мифтахова «Яңа йолдыз» проектының абсолют җиңүчесе дип танылды. 13 декабрьдә Филармониядә узган финал концертында җиңүчеләрне атадылар. Аларның исемнәре һәр унике финалист чыгыш ясагач кына билгеле булды. Алинә Шәрипҗанова белән дуэт башкарган Казан егете Ильяс Минһаҗев һәм Ришат Фазлыйәхмәтов белән бергә җырлаган Уфа егете Марсель Закиров беренче өчлеккә эләкте. Өч... Читать дальше...

Биектау районында киләсе елда сәнәгать паркы, балалар бакчасы һәм бассейн төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Биектау районында муниципалитет советының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Анда яңа сәнәгать паркы, балалар бакчасы һәм бассейн төзү турында сөйләштеләр. Бу турыда «Высокогорские вести» яза. Район өчен бу бюджет предприятиесе генә түгел, ә яңа эш урыннары да дигән сүз. Яңа сәнәгать паркында 4 меңнән артык хезмәткәр эшләячәк. Проект 2021 елда гамәлгә ашырыла башлаячак. Моннан тыш, киләсе елда "Зәңгәр күлләр" киңкүләмле туристлык проектын эшли башлаячаклар. Ул... Читать дальше...

Лаешта төп чыршыны куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»).​​​​​​​ Лаешның икенче мәктәбе мәйданчыгында шәһәрнең төп чыршысын куйдылар. Бу турыда «Камская новь» газетасы яза. Якын арада шәһәр хезмәтләре чыршыны бизәячәк. бүген шәһәрдә төрле оешмаларның фасадларын бизәү эшләре бара. Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре кардан сыннар ясый башлады һәм мәгариф оешмасы каршындагы биек чыршыларны бизәделәр. Мәдәният йортына ылыслы ботакларга чыршы уенчыклары уралган арка куйдылар.

Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес булды

Tatar-inform.tatar 

(Яңа Чишмә, 14 декабрь, «Татар-информ», « Яңа Чишмә хәбәрләре »). Яңа Чишмә районында Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес 10 декабрьдә билгеләп үтелгән Халыкара Кеше хокуклары көненә багышланган. Гимназиядә әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Башлангыч сыйныфларда «Без — Россия гражданнары», «Россиянең Төп законы һәм хокук» дигән темага сыйныф сәгатьләре, 5-11 сыйныф укучылары өчен видеодәресләр үткәрелгән. Анда укучылар Бала хокуклары Конвенциясе... Читать дальше...

Алабуганың Ленин мәйданына карета кире кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 декабрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры») . Шушы көннәрдә, Алабуга халкы үтенече буенча, Ленин мәйданына танылган карета кайтарылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ул реставрациядә иде. Хәзер карета тагын да матурланган. Сүз уңаеннан, Ленин мәйданындагы карета 2017 елда ук куелган иде. Әмма мәйданны реконструкцияләүгә бәйле рәвештә каретаны вакытлыча алып куелды. Билгеләп үтәбез, быел Яңа елны бәйрәм итү өчен тагын бер яңа мәйданчык — реставрацияләнгән Ленин мәйданы барлыкка килде.

Элекке эшендә мөселманнарны "күрмәгән" яңа митрополитны Татарстанда ни көтә?

Azatliq.org 

Татарстанга билгеләнгән яңа митрополит Кирилл республика җитәкчеләре, мөселман руханилары белән араларны җайларга тиеш булачак. Екатеринбурда ул мөселманнар белән бернинди элемтәгә дә бармаган.

Әлмәт спортчылары Татарстан беренчелегендә биш медаль яулаган

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 14 декабрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт спортчылары авыр атлетика буенча Татарстан беренчелегендә биш медаль яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 10-12 декабрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә 15-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Татарстан беренчелеге узган. 49 кг авырлыкка кадәр хатын-кызлар арасында Субботина Дарья 3 урынны алган. Ир-атларның нәтиҗәләре: 1 урын — Злобин Данил (55 кг кадәр); 1 урын — Гасимов Рашад (61 кг кадәр); 3 урын — Гомәров Булат (61 кг кадәр); 2 урын ... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Володин: Госдума рассмотрит кандидатуры вице-премьеров на заседании 13 мая

Тарасов увез Костенко и детей из дома, который строил для Бузовой

Чебоксарец получил штраф в полсотни тысяч рублей за свалку на своем участке

Собянин поздравил Мишустина с назначением на пост председателя правительства РФ