В Набережных Челнах пожар уничтожил микроавтобус
В автограде вспыхнул и полностью выгорел микроавтобус.
В автограде вспыхнул и полностью выгорел микроавтобус.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда юлда барганда микроавтобус яна башлаган, пассажирлар урамга чыгарга өлгергән. «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 14.50 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Чаллыда «Челныгорстрой» тукталышында микроавтобус януы турында хәбәр килгән. Автобус хәрәкәт вакытында яна башлаган. Машина йөртүче һәм 10 пассажир янгын сүндерүчеләр килгәнче яна башлаган транспорттан чыгарга өлгергән. Читать дальше...
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавируска каршы вакцинациягә мәҗбүриләү фактлары турында хәбәр итүне сорады. Бүген Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышында вакцинация бары тик кешенең үз теләге белән үткәрелүе турында сүз барды. «Россия Федерациясендә вакцинация мәҗбүри түгел. Әгәр Татарстанда мәҗбүри вакцинация фактлары булса яки Россиядә прививканы... Читать дальше...
В период времени с 17.30 по 7.45 неустановленные лица взломали замки на входной двери отделения почтовой связи и незаконно проникли в помещение.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия төбәкләренең 70 процентында IX сыйныфларда рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе традицион формада, калганнарында исә дистанцион технологияләрне кулланып, катнаш формада узачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) сылтама белән хәбәр итә. Әңгәмәдә 1,4 миллионнан артык IX сыйныф укучысы катнашыр дип көтелә. Йомгаклау әңгәмәсе инде өченче ел IX сыйныфлар өчен мәҗбүри рәвештә үткәрелә, аны уңышлы тапшыру... Читать дальше...
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Диләрә Галиева). «УМНИК» программасының ярымфиналларын үткәрүгә югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан гаризалар сайлап алу башланды. «Идея» инновацион технопаркының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, катнашучылар ике елга 500 мең сум күләмендәге грант өчен көрәшәчәк. «Сайлап алуда катнашу өчен югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары чакырыла. Аккредитация өчен халыкара, аннан соң бөтенроссия, төбәк һәм югары уку йортлары эчендәге чаралар өстенлекле булып тора. Читать дальше...
Лондон галимнәре "Русиядә һәм аннан читтә бөтен математикларның хокукларын, аларның сәяси карашларына, милләтләренә һәм ориентацияләренә карамастан, хөрмәт итәргә кирәк", дип саный.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Вакцинациягә каршы торучылар бәхәс кузгатырга омтылдылар. Прививкага каршы булганнар залга ишек дөбердәтеп, ярсып килеп керде. Алар үзләренең барлык тарафдарларын да утырышка кертмәүләренә ризасызлык белдерде. Берничә кеше генә чакырулы булса да, прививкага каршы торучылар ике дистә кеше килгән, шунлыктан аларның барысын да кертмәделәр. Читать дальше...
По словам председателя Госсовета РТ, руководство Татарстана радует любознательность молодежи и ее активность в Сети. Однако наряду с негативными материалами стоит увеличить рост позитивного контента.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика клиник хастаханәсе табибы йөрәге яраланган биш бала анасын үлемнән алып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Пәнҗешәмбе көнне, 4 гыйнварда, Балтач Үзәк район хастаханәсенә йөрәге яраланган 39 яшьлек биш бала анасын китергәннәр. «Балтач хастаханәсе табиблары шунда ук санитар авиация линиясе буенча безнең белгечләр белән элемтәгә керде. Һава торышы начар булганлыктан... Читать дальше...
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Сафина Ләйсән). Татарстан географиясе, тарихы, мәдәниятен танытуга багышланган «Минем Татарстан» дип аталган бәйгедә 126 кешедән 994 мәкалә кабул ителгән. «Барлык эшләр барланды, квалификация узганнары тамгаланды, теркәү эшләре башкарылды, бәяләү эше атна дәвамында башкарылачак. 15 февраль көнне нәтиҗәләр билгеле булачак», — диде бәйгене оештыручы Фәрһад Фәтхуллин. «Минем Татарстан» вики-марафоны 15 декабрьдә башланды, 31 гыйнварга кадәр дәвам итте. Приз фонды 200 мең сум. Читать дальше...
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казан прокуратурасы батут үзәген тикшерәчәк, анда өч бала җәрәхәт алган. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанның батут үзәкләренең берсенә баргач, өч баланың умыртка баганасы сынуын хәбәр иткән иде. «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, шәһәр прокуратурасы бу очрак белән кызыксынган. Казанның күзәтчелек ведомствосы башлыгы батут үзәгендә балаларның җәрәхәтләнүе турындагы мәгълүматны тикшерә. Прокуратура күрсәтелә... Читать дальше...
(Чаллы, 9 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Тукай район советының алтынчы утырышында ясаган чыгышында җәмгыятьтә фәкыйрьлек дәрәҗәсенең киметү республикада 2021 елдагы төп бурычларның берсе булуы турында белдерде. «Лаеклы тормыш сыйфаты тәэмин итә торган хезмәт хакы алу - һәр гражданинның конституцион хокукы. Бүгенге көндә Татарстанда 7,4 процент халыкның кереме хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк. Тукай районында әлеге күрсәткеч 13,2 процент тәшкил итә... Читать дальше...
В Аксумлинском сельском Доме культуры вот уже 7 лет работает музей.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Күренекле язучы, әдәбият галиме Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Тормыш сәхифәләре» («Страницы из жизни») китабы дөнья күрде. Аның авторы — Наил Исмәгыйлев. «Әдипнең якын туганнарының берсе буларак, ул Рафаэль Мостафинның яшьлек елларын — аның Баулы, Ленинград, Яңа Мусинда (Оренбург өлкәсе) яшәгән чорын тәфсилләп яза, Казандагы тормыш хәлләрен искә ала, иҗатына үзенчә бәя бирә. Китап язучының нәселенә кагылышлы фоторәсемнәр белән тулыландырылган»... Читать дальше...
Инициированные главой Нурлатского муниципального района Алмазом Ахметшиным рейды выявляют нарушения за нарушениями. Они касаются ненадлежащей уборки и вывоза снега во дворах домов, чистки дорог и тротуаров в целом по городу.
По сообщению пресс-службы Следственного Управления Следственного Комитета России по Татарстану, казанец, будучи в пьяном состоянии сломал сыну позвоночник.
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең махсус кунаклары - Россия һәм Татарстан сәнгать әһелләре катнашында мастер-класслар сериясе старт ала. Дәресләр XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең район бәйгеләре һәм зона турларына әзерлек кысаларында уза. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале тарихында сәхнә осталарының мастер-классы беренче тапкыр Татарстанның Югары Ослан районында оештырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Читать дальше...
“Яхшылык кыл” акциясе бу юлы Түбән Чаллы авылында яшәүче күп балалы гаиләдә дәвам итте.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә җырчының репертуарын башкару буенча фикерләр аерылды. «Премиядә җиңүчеләрне сайлаган вакытта Илһам Шакиров җырларын оста башкарган өчен генә бу премия тапшырылмасмы? Әйтик, Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Таһир Якуповлар җырларын яңартырга кирәк. Әмма Илһам абыйның да репертуарын сәхнәгә чыгара башладылар. Бер биш кенә ел тими торыгыз, дияр идем. Аның үз тавышы яңгырасын иде»... Читать дальше...
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Туксанынчы еллардан башлап егерме елдан артык Тинчурин театрының популяр актрисасы булган Илсөяр Сафиуллина тамашачысы белән очрашу уйлары белән яши. “Биш ел дәвамында социаль челтәрләргә дә кермәгән идем. Керсәм, исем китте – меңләгән тамашачыдан җылы хатлар килгән. Хәзер актив аралашам, архивымны интернет челтәренә урнаштырам. Җиңеләеп, ачылып киттем”, - диде Илсөяр Сафиуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул үзенең яңадан тормышка кайту, адаптация чоры булуын әйтте. Читать дальше...
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 2018 елның 12 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган беренче балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Бүген исә, ике елдан соң, республика Президенты янә «ШАЯН ТВ» студиясенә килде. «Шушы вакыт эчендә канал үсте һәм үзгәреш кичерде. Ул күп кенә бүләкләр һәм җиңүләргә лаек булды, дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал эфирга чыкты, әле күптән түгел камерага куркып кына караган балалар исә үз эшенең чын осталарына әверелде»... Читать дальше...
К 90-летию «Дружбы» логотип готов. Его создал талантливый художник Сергей Николаевич Коновалов.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ачык университет» проектына багышланган матбугат конференциясендә «Акча белеме» курсының әһәмияте һәм анда нәрсәләр өйрәтелгәне хакында сөйләнде. «Ачык университет»та «Акча белеме» курсы эшли. «Бу безнең татарларны, кардәш башкортларны финанс баету юнәлешенә багышланган миссиябезнең беренче адымы», — диде әлеге курсның лекторы Ленар Рахманов. Ул әлеге курста укытыр өчен биш ай элек гаиләсе белән бергә махсус Мәскәүдән Казанга күченүен әйтте. Читать дальше...
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Азнакай кешесе, кибетнең саклау камерасыннан азык-төлек урлап, дустына биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичен Росгвардиянең Азнакай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме нарядына шәһәрдәге супермаркетларның берсеннән сигнал килгән. Урында тәртип сакчыларын бер хатын-кыз каршы алган һәм кибетнең саклау камерасы ячейкасында азык-төлек салынган пакет калдырып, продукция сатып алырга юнәлүе хакында сөйләгән. Читать дальше...