Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 09.02.2021

«Ачык университет» курсында укытучылар квалификация күтәрү турында сертификат ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат конференциясендә «Ачык университет»ның 2020 елдагы нәтиҗәләре хакында сөйләделәр. Конференциядә әлеге проектның һәр курсы квалификацияне күтәрү ысулы булырга мөмкин икән әйтелде. «Ачык университет» проекты менеджеры Зөһрә Вилданова әйткәнчә, 2020 елда алты курс оештырылган.  «СөйләмSkills. Ораторлык осталыгы курслары» «Гаиләдә татарча мохит» «Татар дизайны» «Акча белеме» «График... Читать дальше...

Айдар Фәйзрахманов: Татарча белмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, татарча сөйләшмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый. «Әгәр катнашучы татарча сөйләшә белмичә, җырлаганда гына татарча җырласа, аңа Илһам Шакиров премиясе биреләчәкме?» — дигән сорау яңгырады Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә. «Җыр белән тел арасында аерма юк. Татарча сөйләшмәгән... Читать дальше...

Татарстанда 1,1 миллионга якын кешенең бурычы бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 1,1 миллионга якын кешенең әҗәте бар. ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Идарә вәкиле әйтүенчә, бүгенге көндә суд приставларында 1,2 миллион башкарма производство бар. «Башкарма производстволар саны бурычлы затлар исәбенә караганда артыграк. Бу кайбер гражданнарның берьюлы берничә әҗәте булуы белән бәйле», - дип аңлатты Варфоломеева. Спикер билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Туфан Имаметдинов Казан яшь тамашачы театры режиссеры вазифасыннан китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер Туфан Имаметдинов Казан яшь тамашачы театры режиссеры вазифасыннан киткән. “ТЮЗдан китүем вакытым җитмәү белән бәйле. Ниятләнгән проектларым бик күп. Барысына да җитешеп булмый”, - дип аңлатты ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Туфан Имаметдинов 2019 ел башында үзенең ТЮЗның баш режиссёры вазифасыннан китүен игълан иткән иде. Ул театрның куючы режиссеры булып калды. Хәзерге вакытта Туфан Имаметдинов Милли китапханә бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгының кураторы. Читать дальше...

Илһам Шакиров премиясенә Кыргызстаннан, Финляндиядән, Үзбәкстаннан гаризалар килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Илһам Шакиров премиясенә Кыргызстаннан, Финляндиядән, Үзбәкстаннан гаризалар килгән. «Катнашучылар саны әз булмады, бәйгенең биографиясе дә киң. Мәсәлән, Кыргызстаннан, Финляндиядән, Үзбәкстаннан катнашучылар булды. Җиңүчеләргә 15 февральдә Татар дәүләт филармониясендә премияләр тапшырылачак», — дип сөйләде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә. Министр урынбасары сүзләренчә, бәйгедә ике этап булган. Читать дальше...



Владимир Жаворонков коронавирустан вакцинациягә төп каршылыкларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирустан вакцинациягә каршылык булырдай төп сәбәпләрне атады. Бу минутларда Иҗтимагый палатада «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышы уза. Владимир Жаворонков вакцинаның берәр компонентына сизгерлек булса, авыр аллергия реакцияләре булган кешеләргә, нинди дә булса йогышлы яки йогышсыз авырулар булса, хроник чирләр кискенләшсә... Читать дальше...

Санкт-Петербургта татар теленнән бушлай курслар ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Санкт-Петербургта Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәният үзәгендә татар теле буенча курслар ачыла. Дәресләрне үзәге методисты Алинә Хәйруллина алып барачак. «Түләүсез дәресләр теләге булган һәркем өчен. Курслар пандемия башланганнан бирле туктатылып торган иде. Быел 27 февральдән башлана. Укулар һәр шимбә 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак. Өч ай дәвам итәчәк. Курслар тәмамлангач, Казан федераль университеты сертификаты бирелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Алинә Хәйруллина. Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 80 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 80 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «31 кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (24 кеше) аралыгында ачыкланган. 30 очрак – Казанга, 15е Чаллыга туры килә. Читать дальше...

Казан янындагы трассада авариягә юлыкканнан соң җиңел машина юл читенә төшеп киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янындагы трассада авариягә юлыкканнан соң җиңел машина юл читенә төшеп киткән, юл һәлакәтендә бер хатын-кыз зыян күргән. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге тугызынчылар киткәч Казан – Яшел Үзән трассасында булган. Ике җиңел автомобиль дә Яшел Үзәнгә таба хәрәкәт иткән. Кайсыдыр мизгелдә машиналарның берсе, икенче автомобильгә ышкылып, каршы як полосага чыккан һәм юл читенә төшеп киткән. Читать дальше...

Алмаз Ахметшин на месте проверил, как идет уборка снега во дворах и скверах Нурлата

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Глава Нурлатского муниципального района Алмаз Ахметшин побывал во дворах многоквартирных домов и лично на месте ознакомился с тем, как управляющие организации, МУП «УК ЖКХ» ведут очистку и вывоз снега.

Илһам Шакиров премиясе бары тик исән сәнгать әһелләренә биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе бары тик исән сәнгать әһелләренә биреләчәк. «Илһам Шакиров исемендәге премия булдыру фикере филармония җитәкчелегендә күптән бар иде. Ниһаять, быел бу эш гамәлгә куелды. Минемчә, бу премияне булдыру татар халкы өчен бик кирәкле, чөнки Илһам Шакиров дигәндә, безнең алдыбызга татар халкы үзе, аның рухи дөньясы килеп баса», — диде ул. Читать дальше...

2021 ел башыннан Татарстанның җиде предприятиесе экспортка чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Быелның башыннан Татарстанның җиде предприятиесе экспортка чыккан – компанияләр үз продукциясен Европа, Америка, Канада, Казахстан һәм Израиль базарларында тәкъдим иткән. ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан алып барлыгы 182 компания экспортка чыккан. Продукцияне чит илгә чыгаруда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча... Читать дальше...

Новости России
Москва

Интерстрой предлагает большой выбор апартаментов в готовом комплексе в районе Алушты


Яшел тау каласы - «Мәдәни җомга»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», «Мәдәни җомга» , Әгъзам Фәйзрахманов). Һәр шәһәрнең визит карточкасы, үзенә күрә символы була. Лениногорск турында сүз барганда беренче чиратта аның нефть чыгаручылар хөрмәтенә төзелгән монументы, фонтаны, чаңгы трамплины, бик зәвыклы, гөмбәзле һәм колонналы кечкенә түгәрәк итальяннарча корылган ротондасы күз алдына килә. Шәһәр буларак Лениногорскины нефть фонтаны тудыра. Бу 1955 ел була. Нефтьчеләрнең яңа шәһәре 1795 елда нигез салынган Яңа Писмән авылы янәшәсендә үсә. Читать дальше...

«Спутник V» вакцинасын сертификациядән соң файдалану перспективаларын бәяләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында «Спутник V» вакцинасын сертификациядән соң файдалану перспективаларын бәяләделәр – оешмада вакцинаның COVАХ программасы буенча тарала торган препаратлар исемлегенә керүенә өметләнәләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Без Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү үзәгендә уйлап табылган вакцина, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан гадәттән тыш хәлләрдә кулланырга тәкъдим ителә торган препаратлар исемлегенә кергән очракта... Читать дальше...

Африкада үтерелгән журналистлар туганнары аларга Пригожин акчасына һәйкәл куюга каршы

Azatliq.org 

Журналистларны үтерүгә Евгений Пригожин тирәсендәге кешеләр катнашкан дип фаразлана. Пригожин акчасына һәйкәл кую мәрхүмнәр өстеннән мыскыллап көлү булачак диелә.

Нурлатцев предупреждают: опасно публиковать реальные ФИО в интернете

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​Мошенники могут использовать найденные в сети имена и фамилии людей, чтобы вымогать деньги у их родственников и друзей, а также собирать информацию для шантажа, комментируют эксперты.

«Шевроле» машинасы, Казан янында «ГАЗель» белән бәрелешкәч, металл өеменә әверелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Шевроле» автомобиле, Татарстан юлында «ГАЗель» белән бәрелешкәч, металл өеменә әверелгән. Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Казан – Яшел Үзән трассасында булган. Биредә «ГАЗель» фургоны һәм Түбән Новгород өлкәсе номерлары куелган «Шевроле» автомобиле юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, «ГАЗель» исә юлга аркылы баскан. «Җиңел... Читать дальше...

Россиядә ана капиталын кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләргә рөхсәт итәргә телиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәтендә ана капиталын кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләүдә куллану мөмкинлеге хакында фикер алыштылар. Бу хакта РБК Министрлар Кабинетындагы чыганакка һәм киңәшмә беркетмәсенә сылтама белән хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, ана капиталын махсус банк яки брокер продуктларына (мисал өчен, дәүләт банкларындагы кертемнәр, дәүләт гарантияләре белән тәэмин ителгән облигацияләр, яки дәүләт компанияләре яисә дәүләт банкларының облигацияләре) урнаштырырга мөмкинлек бирәчәкләр. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Полина Михайлова

Россиянка Михайлова стала чемпионкой Франции по настольному теннису






Из Москвы в Сиань отправился первый поезд Китай-Европа с импортными товарами

Экскурсоводы из Архангельска знакомят посетителей выставки «Россия» с достижениями регионов страны

Москвичам рассказали о творчестве Степана Эрьзи на Краеведческом диктанте

В Москве мужчина ударил бывшую жену ножом в торговом центре