Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 18.02.2021

Культурно-досуговый центр «Грани» начинает цикл познавательных встреч с нурлатцами

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Творческая команда культурно-досугового центра «Грани» начинает цикл познавательных встреч с жителями Нурлата. Первое такое мероприятие было приурочено Международному дня родного языка, а его гостями стали дошколята.

«Казан гастрольләре» проекты киләчәктә бөтен республиканы колачларга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның дәүләт театрларына Казан мәдәният йортларында чыгыш ясарга мөмкинлек тудырган «Казан гастрольләре» проекты киләчәктә бөтен республиканы колачларга мөмкин. «Казан гастрольләре» проекты җәмәгатьчелектә яклау тапса, аны бөтен республикага җәелдерү теләге бар. Татарстанда Президент йөкләмәсе буенча мәдәният йортлары төзелә һәм төзекләндерелә. Әлеге мәдәният йортлары да иҗат коллективларын кабул итә ала», — диде ТР мәдәният министры урынлбасары Дамир Натфуллин. Читать дальше...

Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә ПАО «АК БАРС» БАНК, гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.

Татарстанда алдагы биш көндә аномаль салкын була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Россия территориясенең күпчелек районнарында аномаль салкын була. Көчле салкыннар биш көн дәвам итә. Гидрометцентр җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртән Идел буе федераль округы территориясендә, шул исәптән Татарстанда да, нормадан 12 градуска түбәнрәк температура урнаша. 20 февральдә аномалия 8 градус тәшкил итә, 21-22 февральдә температура нормадан 1-2 градуска гына түбәнрәк була. «Әгәр алдагы биш көнгә уртача аномалияне карасак... Читать дальше...

Фәрит Бикчәнтәев: «Казан гастрольләре» проекты республикада мәдәни тормышка җан кертә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иҗат коллективларының Казан мәдәният сарайларында чыгыш ясавы республикада пандемия чорында чикләнебрәк торган мәдәни тормышны җанландырачак дип саный Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев. «Безнең мәдәният йортларына җан керүе бик сөенечле күренеш. „Казан гастрольләре“ проекты бик әйбәт чара», дип бәяләде ул иҗат коллективларына мәдәният сарайларында чыгыш ясарга мөмкинлек тудырган проектны. «Җитмешенче, сиксәненче елларда бөтен дәүләт... Читать дальше...

«Сембер-Ульяновск крае татарлары» энциклопедиясенең икенче өлешенә белешмә туплыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе 2016 елда «Сембер-Ульяновск крае татарлары» дип аталган китапны чыгарды. Ул хәзер инде мәрхүм бизнесмен-меценат Эдуард Ганеевның финанс ярдәме белән нәшер ителде. Бүгенге көндә китапның икенче өлеше өчен материаллар җыела. «Өмет» газетасы хәбәр иткәнчә, «Сембер-Ульяновск крае татарлары» китабына халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә җитди өлеш керткән, дәүләт төзелешендә, башка өлкәләрдә меценат булган... Читать дальше...

Лениногорск районы башлыгы коронавируска каршы прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 18 февраль, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорск үзәк хастаханәсе поликлиникасында бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов коронавируска каршы вакцинациянең беренче компонентын ясатты. Вакцинация алдыннан ул анкета тутырды. Аннан Рәгать Хөсәеновның кан басымын, тән температурасын, сатурацияне үлчәделәр. Прививка кабинетында COVID-19га каршы вакцина алды. "Бернинди дә куркырлык әйбер юк. Электән төрле чирләргә вакциналар бар иде. Соңгы елларда грипптан ясаттык. Менә бусы чираттагысы. Читать дальше...

Бөгелмәдә законсыз түгелгән төзелеш калдыклары чүплеген җыештырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 18 февраль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмәдә законсыз түгелгән төзелеш калдыклары чүплеген җыештырдылар. Чүп-чар һәм төзелеш калдыклары мәйданы 800 квадрат метрдан артык булган. Бөгелмәдә прокуратура таләбе буенча законсыз түгелгән төзелеш калдыклары чүплеген җыештырдылар. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Узган ел табигатьне саклау прокуратурасы Бөгелмәдә, Шашин, Энгельс һәм Ворошилов урамнарында авария хәлендәге йортлар сүтелгән урында, төзелеш калдыклары чүплеген ачыклаган. Читать дальше...

Әлмәт спортчысы Россия спорт мастеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 18 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт спортчысы, Россия чемпионатында следж-хоккейның «иң яхшы бомбардир»ы  Айрат Хәмзинга дәрәҗәле исем бирелде. Ул Россиянең спорт мастеры булды.

Лениногорск рәссамы көнкүреш техникасы калдыкларыннан икенче роботын ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 18 февраль, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорскиның бер урамында роботка охшаган, гадәти булмаган сын барлыкка килде, дип язган идек. Аны җирле рәссам Евгений Завитневич көнкүреш техникасы калдыкларыннан җыйган иде. Яратып, Робингоша дип исем кушты. Хәзер шушы роботның туганы да бар. Евгений Завитневич тагын осталыгын, талантын, фантазиясен эшкә «җиккән». Ике робот та көнкүреш техникасы калдыкларыннан ясалган. Монда ватык тузансуырткыч та, кер юу машинасы да, принтер да кулланылган. Читать дальше...

Түбән Камада ковид белән авырган кешеләр өчен телемедицина үзәкләре ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Җәмәгать сәламәтлеге үзәге базасында һәм Түбән Кама сырхауханәләрендә телемедицина үзәкләре булдыру планлаштырыла. Белгечләр стационардан чыккан һәм пневмония яки СOVID-19 белән өйдә дәваланучы пациентларга шалтыратып, консультация бирәчәк. Бу шулай ук хроник авырулар белән исәптә торучыларга да кагылачак: алар өчен сәламәтлек дәресләре оештырылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бүгенге көндә җәмәгать сәламәтлеге үзәгендә ике табиб эшли... Читать дальше...

Ркаил Зәйдулла: "Татарстан төп игътибарны Идел-Урал төбәгенә юнәлтергә тиеш"

Azatliq.org 

Татарстан депутаты җанисәп алдыннан Башкортстандагы вазгыять, социаль челтәрләрдә татар төркемнәрен активлаштыру, демократия җитмәү, мишәрләрне аерып чыгару нияте һәм татарда фидакарьләр әз булуы хакында сөйләде.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Мадриде






В нижегородском сквере Интернационалистов высадили 10 крупных каштанов

Россия будет стремиться преодолеть любые санкции ...

Команда газодымозащитников Управления по ГОЧС и ПБ Мурманской области – лучшая по Северо-Западу

Новые кассы для покупки билетов на речные прогулки открыли на причале «Китай-город»