Казанда бер кызны тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан вакытта машина бәрдергән
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Казанда бер кызны тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан вакытта машина бәрдергән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария кичә кичке җиденчеләр киткәч Правда урамындагы 2нче йорт каршында булган. Биредә «КИА» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе тиешсез урында юл аркылы чыккан 9 яшьлек кызны таптаткан. Нәтиҗәдә, мәктәп укучысы төрле тән җәрәхәтләре алган.