Саратовта Алишер Навои истәлегенә багышланган әдәби кичә булды
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Саратовта XV гасырның танылган үзбәк шагыйре, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе һәм дәүләт эшлеклесе Алишер Навои истәлегенә багышланган әдәби кичә булды. Чарада Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр буенча төбәк министрлыгы вәкиле Тимофей Лещенко, Саратов шәһәре хакимияте вәкиле Кирилл Червяков, җәмәгать эшлеклеләре, имамнар һәм эшмәкәрләр катнашты. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...