Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Новости за 04.08.2023

Татарстанда ашлык уңышы дүрттән бергә диярлек кимегән

Azatliq.org 

Быел һектарыннан 28,4 центнер уңыш җыела, былтыр исә 36,8 центнер булган. Моңа начар һава торышы сәбәпче. Июльдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде, чөнки башта кыраулар булды, аннары корылык чәчүлекләрдәге игеннәрнең үлеменә китерде.

Дональд Трамп үзен “җинаятьчел сүз куешуда” гаепле дип танымады

Azatliq.org 

Прокурорлар Трампны сак астына алуны таләп итми. Әмма аңа эш белән бәйле фактларны ачмаска, күрсәтмә бирү өчен Федераль мәхкәмәгә барырга әзер булырга кушканнар. Хөкемдар әлеге шартларны үтәмәсә, элекке президентны сак астына ябып, мәхкәмәгә ихтирамсызлыкта гаепләү ихтималы булачак, дип кисәткән.

Юрист эссе көннәрдә кайсы очракта эш сәгате кыскарырга тиешлеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Эш бирүче эссе көннәрдә бинада билгеле бер шартларны тәэмин итә алмый икән, ул хезмәткәрләрнең эш көнен кыскартырга тиеш, дип сөйләде Sputnik радиосына биргән интервьюсында юрист Олег Бабич. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...



Иске Татар бистәсендә «Җомга көн кич белән» бәйрәме билгеләп үтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

4 августта Казанның Иске Татар бистәсендә «Җомга көн кич белән» бәйрәме узачак. Программада гармунчылар чыгышлары, яшь башкаручылардан һәм республиканың атказанган артистларыннан җырлар бар.

Читать дальше...

Кукмараның Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» республикакүләм арт-резиденциясе була

Tatar-inform.tatar 

23-27 августта Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган республикакүләм арт-резиденция була. «Авылга да, шәһәргә дә» проекты – Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан талантлы һәм иҗади балалар, яшьләр өчен барлык шартлар тудырылачак мәйданчык. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада бассейн төзергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада, шәһәрнең генераль планы нигезендә, 15нче микрорайонда бассейн төзергә планлаштыралар. Бу хакта НТР 24 телеканалына Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының шәһәр төзелеше сәясәте идарәсе җитәкчесе Алсу Әхмәдиева хәбәр итте. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Актаныш районында «Әнәк» агрофирмасының үз метеостанциясе барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

Актанышның югары технологияләрне беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы тармагына кертүче «Әнәк» агрофирмасында шушы көннәрдә заманча метеостанция урнаштырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Зәй районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Зәй районы җитәкчелеге, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга килгән якташлары белән очрашты. Очрашуга хәрбиләр гаиләләре белән килгән иде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Питрәч районында татарча фильм төшерелә

Tatar-inform.tatar 

Питрәч районында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильм төшерелә. Фильм Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең авыр һәм катлаулы язмышына багышлана. Бу хакта «Алга» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татар авылымы, башкортмы? Мәлләтамак авылын мәдәни мирас исемлегенә кертергә җыеналар

Azatliq.org 

Татарстанның Мөслим районында урнашкан Мәлләтамак авылы мәдәни мирас объектлары исемлегенә керергә мөмкин. Хәзерге вакытта документ экспертиза уза. Моңа кадәр башкорт сәяси технологлары бу авылны башкорт авылы дип әйтеп килде.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко испытала проблемы после снятия Рыбакиной с турнира в Риме






Пожар произошел на складе с поликарбонатом в подмосковном Наро-Фоминске

Удар Зобнина принес «Спартаку» победу над «Краснодаром»

В колумбийском Институте им Льва Толстого отметили День Победы

Лепс рассказал о переезде детей за границу