Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Новости за 17.08.2023

Татарстан һәм Мәскәү университет кампуслары челтәрен булдыру мөмкинлеген өйрәнергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәм Мәскәү тиешле программаны гамәлгә ашыру кысаларында заманча университет кампуслары системасын булдыру мөмкинлеген өйрәнергә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин «Россиядә креатив икътисадны үстерү» күргәзмәсе белән танышу нәтиҗәләре буенча шундый күрсәтмә бирде.

Читать дальше...

Чаллы татар дәүләт театрының өлкән яшьтәге өч артисты эштән китә

Tatar-inform.tatar 

Чаллы татар дәүләт театрының пенсия яшендәге өч артисты эштән китә.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Инсаф Фәхретдинов, Татарстанның халык артистлары Гөлүсә Гайнетдинова һәм Булат Сәлахов белән контракт озайтылмавын Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов раслады.

Әлеге артистларга ярты ставкада калып эшләргә контракт тәкъдим ителгән иде. Ләкин алар бу тәкъдимнән баш тартканнар.

Скутер, телевизор, үлән чапкыч: «Татмедиа» язылучылар арасында бүләкләр уйнатты

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» АҖ 2023 елның икенче яртыеллыгында медиахолдингның ике басмасын яздырып алучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. «Язылу өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр» акциясендә Татарстанның төрле районнарыннан 420 укучы катнашты, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән 14 кеше.

Читать дальше...

Клара Ишбүләкова «Идел»нең яңа саны турында: Журналны уку өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызык

Tatar-inform.tatar 

ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татар опера һәм балет театры солисты Идеал Ишбүләковның хатыны Клара Ишбүләкова «Идел» журналының өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызыклы булуын әйтте.

Читать дальше...

Автотранспорт предприятиеләре транспорт тармагын үзгәртергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда транспорт тармагы озакка сузылган кризиста: предприятиеләрдә – хезмәткәрләр, ә юлларда хәрәкәттәге состав җитми. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе шундый белдерү белән чыкты һәм ишегалларын төзекләндерү яки паркларны реконструкцияләү программасы кебек масштаблы яңарту программасын гамәлгә куярга чакырды.

Читать дальше...



Татарстан Хөкүмәте туризмны үстерүгә 8,2 миллиард сумнан артык акча юнәлдерәчәк

Tatar-inform.tatar 

«Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дәүләт программасын финанслауны арттырачаклар. Әлеге максатларга элегрәк планлаштырылганга караганда 1 миллиард сумга күбрәк акча бүлеп биреләчәк, диелә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.

Читать дальше...

Россия көллиятләрендә пилотсыз очу аппаратлары операторлары әзерли башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

Көллиятләрдә өйрәтелә торган һөнәрләр исемлегенә пилотсыз авиация системалары операторларын да керттеләр. Аларны авырлыгы 30 килограммга кадәр тәшкил иткән дроннар белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин Россиядә җитештерелгән видеоуеннарны дөнья базарына чыгарырга кушты

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә җитештерелгән видеоуеннарны һәм аларда кулланыла торган программа белән тәэмин итү системаларын чит ил базарына, шул исәптән БРИКС илләренә (Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) чыгару буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Шул хактагы пункт «Россиядә креатив икътисадны үстерү» күргәзмәсе белән танышу нәтиҗәләре буенча Кремль сайтында урнаштырылган күрсәтмәләр исемлегендә бар.

Читать дальше...

Новости России
Москва

В День Пушкина театр кукол «Ульгэр» в райцентре Бурятии: Россия, Культура, Дети


Песошин «Нәтиҗәле төбәк» турында: Идеяләр инвесторларга шартлар тудыруда булышырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

Татарстан инде биш ел Инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында икенче урынны саклый, шулай да республика ирешелгән нәтиҗәләр белән генә туктап калырга җыенмый. ТР Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасында «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча координация советы утырышында шулай дип белдерде, чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Читать дальше...

Путин фин-угор халыкларының Россиянең күпмилләтле мәдәниятенә зур өлеш кертүен әйтте

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин «Россиянең этномәдәни күптөрлелеге: заман проблемалары һәм үсеш перспективалары» Бөтенроссия фин-угор халыклары форумы кунаклары, катнашучылары һәм оештыручыларына сәламләү телеграммасы юллады. Ул билгеләп үткәнчә, фин-угор халыклары, башка халыклар кебек үк, борын-борыннан күпмилләтле Россия үсешенә гаять зур өлеш кертә.

Читать дальше...

Зеленоград татарлары балалар өчен инклюзив хәйрия чарасы үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Зеленоград татарлары автономиясе башлыгы һәм «Игелек атлары» ассоциациясе президенты Шамил Какушкин, Физкультурачылар көне уңаеннан, «Игелек атлары» ат-спорт клубы базасында инклюзив хәйрия чарасы үткәрде. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову






Отряд доброхотов-математиков из Москвы посетил «Михайловское»

США, Англия и Швеция не могут поделить золото Гитлера

Звезды российской эстрады поздравили молодоженов на Выставке “Россия”

Пара из Орловской области связала себя узами брака на Всероссийском свадебном фестивале на ВДНХ