Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2023

Новости за 29.08.2023

Рөстәм Миңнеханов «Алга» батальонының дүрт хәрбиенә медальләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дүрт кешесен, «Алга» батальонындагы махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләде. Бүген Казан Кремлендә Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Республика көне алдыннан дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ул тантанада катнашучыларны якынлашып килүче Республика көне белән котлады, Ватанга лаеклы хезмәт иткәннәре, эшкә чын күңелдән бирелгәнлекләре һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Читать дальше...

Минтимер Шәймиев ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд ӘлМәлик белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасы (ICESCO) генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд ӘлМәлик белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең вәкилләрне кабул итү корпусында узды.

Читать дальше...

Нурлатцы присоединились к всероссийским учениям

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Учреждения образования Нурлатского района присоединились к всероссийским учениям по проверке готовности охраны и персонала к действиям при вооруженном нападении на образовательную организацию.

Казан поликлиникаларына гриппка каршы вакциналар кайтты

Tatar-inform.tatar 

Казан поликлиникаларына «Совигрипп» һәм «Ультрикс Квадри» гриппка каршы вакциналар кайтты. Медицина препаратлары олыларга да, балаларга да яраклы. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Читать дальше...



Казанның Киров районында урнашкан часовняда янгын чыккан, зыян күрүчеләр бар

Tatar-inform.tatar 

Бүген 12.58 сәгатьтә 112 бердәм номерына Клара Цеткин урамында урнашкан Казан Изге Ана һәм Серафим Саровский иконасы часовнясында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Финанс министрлыгы Татарстанда бер елда эш хакы 16,4 процентка артуы хакында хәбәр итте

Tatar-inform.tatar 

Быелның гыйнвар-май айларында Татарстан халкының айлык уртача хезмәт хакы 57,4 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка артыграк. ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе гендиректоры Әминовка «Дуслык» ордены тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Казан Кремлендә Республика көне уңаеннан Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, республика Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминовка «Дуслык» ордены тапшырды

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстанда милли кием җитештерүне җайга салырга тәкъдим итте

Azatliq.org 

"Җитештерүне оештырырга кирәк, теләсәләр кешеләр үзләренә ошаган милли киемнәрне сатып ала алсын. Бу эшне халык кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге осталары белән алып барырга кирәк", дигән ул.

Заманча сәнгать галереясендә Анна Ахматованың шигырьләрен татарча укыячаклар

Tatar-inform.tatar 

30 августта, Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ике проектны тормышка ашыра: «Казан – шагыйрьләр шәһәре» һәм «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча».

Читать дальше...

Казанда һәм Чаллыда юл һәлакәтләрен таный торган интеллектуаль система барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Казанда һәм Чаллыда автомобиль юлларында аварияләрне терки торган система барлыкка киләчәк. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының сектор мөдире Кәрим Нурмөхәммәтов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Хөсәен Фәезхановны искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

Кичә, 28 августта, Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мәшһүр теолог, шәрыкны өйрәнүче Хөсәен Фәезхановны искә алу көне уңаеннан тантаналы төшке аш булды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан мэриясе «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенә балаларны чакыра

Tatar-inform.tatar 

«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе 4-8 яшьлек кечкенә балалар өчен кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча яңа мәктәп-студиядә 15әр баладан торган 2 төркем шөгыльләнәчәк. Кастинг 3 сентябрьдә 12.00-15.00 сәгатьтә Шәрык клубында (Татарстан урамы, 8 йорт) үтәчәк. Катнашучыларның яшь чикләве: 4-8 яшь. Төп шарт: студиядә шөгыльләнергә теләүче баланың татар телендә аралашуы.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан халыкларының милли киемнәрен җитештерүне җайга салырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә уза торган «Казанның Идел буе: халык мәдәнияте образлары» дип аталган яңадан торгызылган традицион күргәзмәдә булды. Ул экспозициягә югары бәя бирде һәм үтемле бәядән милли киемнәр җитештерү киләсе адым булырга тиеш дип искәртте.

Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» дигән яңа грантны раслады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда педагогларга ярдәм күрсәтү өчен яңа грант барлыкка килде, ул «Безнең яңа укытучы» дип атала. Ул шул исәптән белем бирү учреждениеләрендә кадрлар кытлыгын бетерергә булышыр дип көтелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов!


Сотрудники 73 пожарно-спасательной части напоминают порядок действий при пожаре в квартире

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Пожары в многоквартирных домах не частое явление, однако, в случае их возникновения паника и неразумные действия могут привести к серьезным последствиям и даже гибели людей.

Казанның медицина сыйныфлары булган өч мәктәбе Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе арасына керде

Tatar-inform.tatar 

Казан дәүләт медицина университетының медицина сыйныфлары булган Казанның өч мәктәбе 2023 ел өчен RAEX агентлыгы рейтингының «медицина» юнәлеше буенча Россиянең иң яхшы 25 гомуми белем бирү учреждениесе арасына керде.

Читать дальше...

Деколониаль активистлар Русиянең "Асаба халыклары телләре навигаторы" дигән проект эшләтеп җибәрде

Azatliq.org 

Платформда Русиядә яшәүче халыкларның телләре турында материаллар тупланачак. "Телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге – кешенең байлыгы булуга ышанабыз, шуңа безнең проект киләчәк буыннар өчен телләрне сакларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән", ди проектны оештыручылар. Әлегә "Навигатор"да дүрт тел урын алган.

1904 елда Бөгелмә елгасы аша салынган аркалы күперне һәйкәл статусыннан мәхрүм итмәкчеләр

Tatar-inform.tatar 

1904 елда Бөгелмә елгасы аша салынган аркалы күперне ачыкланган мәдәни мирас объекты статусыннан мәхрүм итәргә ниятлиләр. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында чыккан мәгълүматтан күренгәнчә, белгечләр күпернең мөһим тарихи вакыйгалар һәм истәлекле даталар белән бәйләнешен тапмаган.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова вылетела с турнира в Риме






Рыбинский экскурсовод стала финалисткой программы «Лига экскурсоводов»

Гладков: из-под завалов спасли двух мужчин

Губернатор сообщил подробности по ЧП в Белгороде

Тайна смерти генерала Михаила Скобелева