Майда Казаннан Анапа, Геленджик һәм Симферопольгә авиарейслар ачыла
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Быел майда Казаннан Анапа, Геленджик һәм Симферопольга авиарейслар ачыла. Анапага самолетлар 31 майдан сишәмбе һәм шимбә көннәрендә, Геленджикка 29 майдан чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә, Симферопольгә 31 майдан сишәмбе һәм җомга көннәрендә оча башлаячак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Анапа һәм Геленджикка рейслар 100 пассажир сыйдырышлы яңа SSJ100 Россия самолетларында, Симферопольга 220 урынлы Airbus 321 самолетларында башкарылачак. Кара диңгез курортларына... Читать дальше...