Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Январь
2022

Кер юу машинасында ярты сәгать әйләнгән песи исән калган

0
Украинада Броша исемле песи эшләп торган кер машинасы эчендә ярты сәгать чамасы әйләнгән. Бу турыда «Говорит Москва» хәбәр итте. Хуҗалар этләре ята торган җәймәне кер юа торган машинага сала һәм машинаны эшләтеп җибәрә. Эт ята торган җәймә эчендә яткан песине алар абайламый кала. Броша коточкыч итеп кычкыра башлагач кына, алар эшнең нидә икәнен аңлап ала. Ярты сәгать кер машинасында «юылган» песи исән кала. Брошаны ветеринарга алып баралар. Табиб аның температурасы төшүен, үпкәләрендә тавышлар булуын һәм авызыннан кер порошогы исе килүен ачыклый. «Мондый хәлләр булганы бар инде. Брошага бәхет елмайган. Песиләрнең тугыз гомере бар дип юкка гына әйтмиләр», — ди ветеринарлар. Хәзер Брошаның хәле әйбәт, ул ашый, уйный, дип яза РЕН ТВ .



Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Зверев пробился в полуфинал Открытого чемпионата Австралии






ДЕЛА Яниса Тиммы, генерала Кириллова и... SHAMAN СОВПАЛИ НЕ СЛУЧАЙНО?! И ДОПОЛНИТЕЛЬНЫЕ ВАЖНЫЕ НОВОСТИ. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Планов миллион. Фронтовику Жоресу Артёмову исполнилось 100 лет

«На пользу государства»: Сирия аннулировала контракт с Россией о порте Тартус

22 января: какой сегодня праздник?