Главные новости Новороссийска
Новороссийск
Апрель
2020

Вәхшиләрчә кыйналган алты яшьлек маугли-баланы күршеләре тапкан

0
Вәхшиләрчә кыйналган алты яшьлек маугли-баланы күршеләре тапкан

Новороссийск шәһәренең Видов урамындагы йортларның берсендәге фатирда алты яшьлек маугли-бала табылган. Ул кыйналып беткән, бик куркак була. Мескен сабыйны очраклы рәвештә генә күршеләре табып ала. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Малай анасы белән яши торган фатирны су баса, су күршеләргә дә төшә. Күршеләр ишек шакый. Ачучы булмагач, алар полиция чакыра һәм ишекне ватып керәләр. Фатирга кергәч, күршеләр коточкыч хәл күрә. Шакшы унитаздан сасы су ага, аның тирәли әйберләр йөзеп йөри. Ярымшәрә баланы башта күрмиләр, ул бер почмакка кереп поскан. Ул трусикчан гына була. Ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче, күршеләре баланы ашаткан, җылы итеп киендергән.

Керүчеләрнең берсе бу хәлне телефон камерасына төшерә. Чүп-чар белән тулы фатирда ялгызы утырган баланың тәнендә күгәргән, яраланган урыннар була. Баланың исеме Женя булуы ачыклана, аның тәнендә бер исән урын булмый.

«Иңбашларында, кулларында теш эзләренә охшаган яралар, күгәргән урыннар» — дип сөйли видео төшерүче кеше. Сабый үзе берни дә аңлата алмый, ул сөйләшми диярлек. Женяны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә илтәләр. Табиблар баланың баш мие селкенүен, тәнендә имгәнгән урыннар булуын теркәп куя.

«Бала — 33 яшьлек хатынның үз улы. Бу хатын ятимә буларак, дәүләттән фатир алган. Үзе дә балалар йортында үскән. Моңа кадәр бу гаилә турында начар хәбәр килмәгән. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиядә бу гаилә теркәлмәгән», — дип сөйләгән Новороссийск шәһәрен мэриясенең матбугат хезмәтендә.

Тикшерүчеләр «нәни баланы җәфалау» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Баланың анасыннан сорау алалар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

«Фатирны су басканда, малай ялгызы була, аны өстеннән бикләп киткәннәр. Күршеләр кергәндә әнисе өйдә булмый. Баланы анасы даими рәвештә кыйнап торуы ачыкланды», — дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Баланың анасы Валентина исемле. Алар бу фатирда инде берничә ел яши, хатын эшләми, кешеләр биргән ярдәм хисабына көн итә. Баланың атасын моңа кадәр күрүче булмаган, аның маршруткада эшләве билгеле. Хәзер ул малайны тәрбиягә алырга теләк белдергән.

Бу хатын баласын урамга да сирәк кенә алып чыккан. Үзе исә кунакка йөрергә бик ярата. «Валя сәеррәк. Сәгатьләр буе кунакта йөри, баласын исәк дә алмый. Бик аралашучан, үз акылында түгел кебек», — ди күршеләре.

Алты ел дәвамында бу бала табибларга да күренмәгән, балалар бакчасында да булмаган. Социаль хезмәтләр баланың хәлен ни сәбәпле бер тапкыр да белешмәгәнлеген хокук саклаучылар ачыклый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Краснодарском крае

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв поднимется на шестое место в рейтинге ATP после победы на «Мастерсе» в Мадриде






Убил тарелкой: в Новороссийске осудили местного жителя, который зарезал своего приятеля

Завтра в порту Туапсе проведут учения со стрельбой

«Последний звонок» отменили в Новороссийске для большинства учеников

Норникель отберут после инаугурации?