Псков өлкәсендә укытучыны сугып еккан малайны өйдә укытачаклар
5 февральдә Псков өлкәсендәге Печорка авылындагы мәктәптә укытучы дәрес вакытында музыка тыңлап утырган малайның тәртибен ошатмый. Укытучы аны тәрбияләмәкче була һәм баланың урындыгын тартып ала. Малай моны ошатмый. Ул укытучыга сугып җибәрә, хатын идәнгә егыла. Башка балалар бу хәлне телефон камерасына төшереп тора. Укытучыга беркем дә ярдәм итми. Ул үзе тора һәм класстан чыгып китә. Тикшерү башланганчы ук, укытучы эшеннән китә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Читать дальше...