КФУның «Ел студенты» бәйгесендә татар теле белемен өйрәнгән Гөлназ Әсхәдуллина җиңгән
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Гөлназ Әсхәдуллина «Ел студенты» бәйгесендә «Гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр өлкәсендә ел интеллекты» номинациясендә җиңүче дип табылган. Жюри аның татар теле белеме өлкәсендәге фәнни эшчәнлеген бәяләгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Гөлназ Әсхәдуллина татар теле белеме өлкәсенә караган мәкаләләрне яктырткан. «Татар грамматикасы, лексикасы, лингвокультурологиясе темаларын нигез итеп алдым», — диде ул. Читать дальше...