Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 24.12.2020

Рөстәм Миңнеханов: Бездә дарулар һәм койкалар җитәрлек санда

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда хәзер коронавирус белән авыручылар өчен дарулар һәм койка урыннары җитәрлек күләмдә. Бәйрәмнәр вакытында медицина учреждениеләрен препаратлар, персонал һәм саклык чаралары белән тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте.  «Бездә дарулар һәм койка урыннар җитәрлек күләмдә. Без бәйрәмнәр вакытында... Читать дальше...

Миңнеханов: «Россия — Ислам дөньясы» төркеме утырышлары Согуд Гарәбстанында узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). «Россия — Ислам дөньясы» стратегик төркеме утырышлары Согуд Гарәбстанында узачак. Әлеге инициативаны Согуд Гарәбстаны белдергән. Бу хакта ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде. «Без Согуд Гарәбстанында стратегик төркем („Россия — Ислам дөньясы“ — Т-и. иск) эшләрен үткәрергә планлаштырабыз. Согуд Гарәбстаныннан чакыру килде», — диде ул. Татарстан гарәп илләре һәм ислам оешмалары белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Читать дальше...

Миңнеханов киләсе елда Казан Җәмигъ мәчете урынын билгеләп эшне башларга вәгъдә итте

Azatliq.org 

Татарстан президенты ел йомгакларына һәм киләсе елдагы бурычларга багышланган матбугат очрашуында Җәмигъ мәчете, җинисәп, Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов: Республика халкының яртысыннан артыгында антитәнчекләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк, әлеге препаратның берничә мең дозасы республикага кайтартылган инде. Шуның белән бергә, республика халкының яртысыннан артыгында инде антитәнчекләр бар, аларга прививка ясарга ярамый. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар катнашындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, республикага коронавируска каршы вакцинаның ике төре кайтартылган... Читать дальше...

«Яңарыш» газетасы мөхәррире татар матбугатына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Удмуртиянең «Яңарыш» татар газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова Россия төбәкләрендәге татар матбугатына ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта ул бүген Казанда Татарстан Президентының ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте. Рәмзия Габбасова интернет аша тоташты. Ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: «Татарстан төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга, татар матбугатына ярдәм итә. Татар телендә „Без — бергә“ газетасын төбәкләргә тарата. Читать дальше...

Казанның Җәмигъ мәчетен төзү эшләре киләсе елда башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанда Җәмигъ мәчетен төзү буенча эшләр киләсе елда башланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте. «Зур бәйрәмнәр булганда, ун меңләп кешене сыйдыра алырлык мәчет кирәк. Күп кенә компанияләр, гади кешеләр бу эштә катнашырга теләк белдерә. Икенче елда эшләрне башларга тиеш булабыз», — диде Республика Президенты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә... Читать дальше...

Миңнеханов: Пандемия чорында кече бизнесның барлык формалары да җитди зыян күрмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Пандемия аркасында Татарстанда кече бизнесның барлык формалары да югалтуларга дучар булмады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Кече бизнесның барлык формалары да җитди зыян күрмәде. Бездә 150 меңнән артык кече бизнес субъекты бар, аларда 530 мең тирәсе кеше җәлеп ителгән. Аларның 2 проценттан артыграгы гына ябылды, ә ил буенча бу сан шактый югары», - дип искәртте ТР Президенты. Миңнеханов санитар таләпләр... Читать дальше...



Татарстан журналистларын Европа илләрендә стажировкалар үтәргә чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бельгиянең татар җәмгыяте вәкиле Лилия Вәлиева Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, республика журналистларын Европага, ә андагы журналистларны Татарстанга стажировкага җибәрүне оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта сүз бүген Казанда ТР Президентының 2020 ел нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында булды. Лилия Вәлиева сөйләшүгә интернет-транляция аша кушылды. «Европа журналистлары, шул исәптән чит илләрдә яшәүче, матбугат чараларында... Читать дальше...

Татарстан Президенты: Якындагы биш елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайнга күчәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Алдагы биш ел елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайн режимга күчәчәк, электрон сәүдәнең мондый үсеше коронавирус пандемиясеннән башка булмас иде. Бу хакта ул бүген 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте.  «Коронавирус булмаса, электрон сәүдәнең мондый үсеше да булмас иде. Кешеләр өчен ул система авыр һәм аңлаешсыз булып тоела. Якындагы биш елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайнга күчәр дип уйлыйм. Продукциянең үзенчәлеген исәпкә алып... Читать дальше...

Австралиядә яшәүче татар журналисты туган телне онлайн өйрәтү тәкъдиме белән чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче татарлар өчен туган телне онлайн өйрәтү тәкъдимен хуплады. Бу тәкъдимне Австралиядә яшәүче Финзия Газизова республиканың 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында җиткерде. Австралиядән Фәүзия исемле ханым чит илләрдә яшәүче балалар өчен онлайн-татар мәктәбе оештырырга тәкъдим итте. «Чит илгә киткәч, туган телнең кадере тагын да арта. Онлайн-мәктәп диалог формасында... Читать дальше...

Миңнеханов губернаторларның яңартылган илкүләм рейтингында беренче баскычта урнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Рейтинг» мәгълүмати технологияләр үзәге төзегән губернаторларның илкүләм рейтингында беренче урынны биләде. Икенче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче баскычта Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев урнашты. Социолог, Төбәк проблемалары институтының генераль директоры урынбасары Михаил Бочаров билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов дөрестән дә «үз территорияләренең хуҗасы санала». Әйтик... Читать дальше...

Миңнеханов «Шаян ТВ» турында: Сез халкыбыз, киләчәгебез өчен зур эш алып барасыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ» телеканалы балалары белән элемтәгә чыкты. Ул балаларның сорауларына җавап бирде һәм «Шаян ТВ» телеканалының халык һәм киләчәк өчен зур эш алып баруын әйтте. «Без сезнең каналны бик шатланып карыйбыз, каналны бик яраталар. Балалар булсагыз да, зур эш алып барасыз. Безнең халкыбыз, киләчәгебез өчен зур эш алып барасыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...

Коронавирус белән авырганнан соң иммунитет сигез ай саклануы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән авырган кешедә иммунитет ким дигәндә сигез ай дәвамында саклана. Бу хакта «Известия» газетасы Science Immunology электрон китапханәсенә сылтама белән хәбәр итә. Монаша Университетының (Мельбурн) иммунология һәм патология кафедрасы профессоры Менно ван Зельма җитәкчелегендәге галимнәр төркеме ачыклаганча, инфекция йоктырганнан соң SARS-CoV-2 вирусы В-күзәнәкләренең хәтерен формалаштыра. Аның срогы сигез айга кадәр җитә һәм бу пациентларга... Читать дальше...

Татарстанда җылыга чыдам тукыма җитештерү өчен полимер производствосы ачылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда яңа буын полимер — «полиамид-66» җитештерүне оештыру мөмкинлеген карыйлар. Уңышлы булган очракта, республиканың нефть химия комплексы үсештә яңа баскычка күтәреләчәк, дип искәртте «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышында катнашучылар. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Яңа полимерның мөмкинлекләрен «КамГеоТекс» компаниясенең генераль директор урынбасары Владимир Смирнов тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Ел гади булмады, әмма республиканың уңышлары да бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Узып баручы ел Татарстан Республикасы өчен гади генә ел булмады, әмма сәнәгать комплексы үсеш күрсәтте. Бу хакта ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Без елны зур югалтулар белән тәмамлыйбыз, бигрәк тә бюджетның керем өлеше зыян күрде. Бу нефтькә бәяләр, нефть чыгаруны чикләү, безнең продукциягә ихтыяҗның кимү белән бәйле. Шул ук вакытта, мәсәлән, КАМАЗ бик яхшы эшләде, нефть эшкәртү артты, Агросәнәгать комплексы үсте. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәштә журналистларның эшен югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гадельшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел ковид-19 коронавирусы таралуын кисәтүдә республикада журналистлар бик зур эш башкарганын искәртте. Бу хакта ул бүген 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте. Очрашу Казанда Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында үтте, Интернетта трансляция дә оештырылды. Биредә Президентка сорауларны онлайн-трансляция аша тоташып, чит илләрдә яшәүче татар... Читать дальше...

Новости России
Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Рөстәм Миңнеханов: Мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яз көне мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде дип саный. Бу турыда ул бүген зур матбугат конференциясендә әйтте. «Мәктәпләрдә, югары уку йортларында дистанцион укытуны оештыру бик авыр булды, ләкин боларның барысын да без үттек. Уңай һәм тискәре яклары булды. Мин мәктәпләрне юкка гына дистанцион укытуга күчердек дип саныйм. Бу минем төпле фикер. Сабыйлар бакчага, укучылар мәктәпкә йөрергә тиеш. Читать дальше...

Равил Әхмәтшин «КАМАЗ»ның беренче директорын һәм СССР министрын Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «КАМАЗ» автомобиль заводының беренче генераль директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Васильевны һәм аның хатыны Инна Вениаминовнаны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул ветераннарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер... Читать дальше...

Казанда җиңел машина баганага бәрелгән, зыян күрүчеләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел автомобильләр катнашында авариядән соң, бер машина баганага барып бәрелгән, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Авария бүген төнге икенчедә Адоратский һәм Чуйков урамнары чатында булган. Биредә «Опель» һәм «Фольксваген» автомобильләре юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, машиналарның берсе юлдан читкә чыгып, баганага килеп бәрелгән. «Юл һәлакәтендә „Опель“нең 24 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Читать дальше...

Урман хуҗалыгы министрлыгы: Чыршы алганда, сатучының документларын тикшерергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Яңа ел чыршыларын законсыз сатучылар тозагына эләкмәс өчен, сатучыда булган документларны тикшерергә киңәш иттеләр. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде . «Агачларны законсыз сатучыны ачыклау кыен түгел. Базарларда агач сату белән шөгыльләнгән кешедә сатып алынган чыршылар күләме күрсәтелгән килешү булырга тиеш. Әлеге килешүдә чыршылар саны... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович низко оценил свою готовность к «Ролан Гаррос» и Олимпиаде-2024






Топ-15 заявлений Соколова о подготовке к 650-летию Кирова и развитии региона

Relax FM развивает сотрудничество с джазовым оркестром Петра Востокова

Ночь музеев вне формата: Киностудия им. М. Горького проведет показ ленты золотой коллекции и лекция о кинодинастиях

Министр спорта Дегтярёв поблагодарил Путина за доверие после своего назначения