Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 24.12.2020

Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны чыганагын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны чыганагы билгеле булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Россия Фәннәр академиясе мәгълүмат тапшыру проблемалары институтының молекуляр эволюция секторы мөдире, профессор Георгий Базыкин сүзләренчә, хәзерге вакытта россиялеләр илдә инде күптән таралган вирус белән авырый. Әгәр март аенда пациентларның күпчелеге инфекцияне чит илдән кайткан кешеләрдән йоктырса, хәзер исә вирусны Россиядән читкә чыкмаган кешеләр тарата. Читать дальше...

Татарстанда сарык фермасында янгын вакытында ир-ат һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда сарык фермасының ярдәмче бинасында янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген төнге өчләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылында сарык фермасының ярдәмче бинасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр бинаның эчендә ир-ат мәетенә тап булган. Хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар. Читать дальше...

Японнарда өйләнү хәле һәм ир-хатын хокукы — «Безнең мирас»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Габдерәшит Ибраһимов). Японнарда тормыш күп ягы белән гади һәм, Көнчыгыш милләтләренең гадәтләренә һәм ысулларына туры килгәнчә, өйләнү дә бик гади: ике як ата-ананың ризалыгына бәйле. Әйе, японнарда хиҗаб юк, хатын-кыз шактый ачык киенә. Тик ирләр белән хатыннар Көнбатыш халыкларындагы дәрәҗәдә ачылып чәчелмәгән, тугарылмаган. Хатын-кыз карашында ир-атның билгеле бер урыны бар, хатыннар ирләргә һәрвакыт хөрмәт белән карарга мәҗбүрләр. Хатын өй... Читать дальше...

Чаллы укытучысы Рушан Вәлиуллин Миңнехановтан балаларны куркытуны туктатуны таләп итә

Azatliq.org 

Чаллы мәктәпләре укучыларының "деструктив төркемнәрдә" булу-булмавын тикшерүне активист Рушан Вәлиуллин "хәттин ашу" дип бәяли. Ул интернетта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Австрия инвесторлары Мамадышта югары сыйфатлы орлык җитештерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 20 гыйнварда Мамадышта Австриянең «Саатбау» фирмасы вәкилләре белән очрашу булачак. Анда Россия белән Казахстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан ихтыяҗ булган югары сыйфатлы һәм югары уңыш бирә торган орлыклар җитештерү буенча проектны караячаклар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вадим Никитин сүзләренчә, коронавирус шартларында, чит ил партнерларына районга килергә рөхсәт алу өчен өч ай вакыт кирәк булган. Мамадыш районында ачылган «Нократ» сәнәгать паркы ... Читать дальше...

Бүген Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясен онлайн карап була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген зур матбугат конференциясе уздыра. Чара 11 сәгатьтә башлана. Аны беренче тапкыр онлайн карап булачак. Республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу ТР Милли китапханәсендә була. Биредә Президент узган елга йомгаклар ясый, киләсе елга планнар белән уртаклаша, узып баручы елдагы вакыйгаларга бәя бирә. Матбугат чарасы трансляциясе республика матбугат чаралары сайтларында, шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында була. Читать дальше...



Казанда ватылган яки файдаланылмый торган велосипедларны хәйриягә тапшырып була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 14 гыйнварга кадәр Казанда «Чыршы астында велоигелек» хәйрия акциясе кысаларында велосипедлар җыялар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Теләге булган һәркем үзенең ватылган яки файдаланылмый торган велосипедын кабул итү пунктларының берсенә тапшыра ала. Аны проект активистлары төзәтә, соңыннан катлаулы тормышта яшәүче гаиләләрдәге балаларга тапшырачак. «Велодобро» пунктлары Борхан Шаһиди урамы, 26 («Приют» үзәге) һәм Бойничная урамы,... Читать дальше...

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләрен гыйнварда бүләклиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгының яшь язучылар өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясе җиңүчеләрен гыйнварда бүләклиләр. Бәйге язучының мирасын популярлаштыру, прозаның кече жанрында (хикәя, новелла, кечкенә повесть) иҗат итүче авторларны барлау өчен, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) белән бергә уздырыла. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. «Проза» номинациясенә 18 эш, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 эш кабул ителде. Читать дальше...

Эш башлаучы фермерларга грант ярдәмен киңәйтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн сумнан артыграк та ала. Читать дальше...

Чирмешән районының Ивашкино авыл җирлеге Советы яңа биналы булды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 24 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Ивашкино авылында авыл җирлеге Советының яңа бинасы ачылды. Җыйнак һәм шул ук вакытта барлык уңайлыклары да булган бинаны ачуда Татарстан Муниципаль берәмлекләр ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Хәзер авыл җирлекләре башлыкларының роле зур, халык барлык сораулар буенча аларга мөрәҗәгать итә, — диде Шуның өчен бу бина матур һәм уңайлы булырга тиеш», — диде ул. Читать дальше...

Чаллыга шугалак ачылышына Олимпиада чемпионы киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 24 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә Чаллыда яңартылган шугалакны ачуга багышланган гаилә бәйрәме узачак. Чарага танылган фигуралы шуу остасы, бозда бию буенча Олимпиада чемпионы Дмитрий Соловьев киләчәк. Бу турыда «Үз шугалагың өчен тавыш бир!» социаль бәйгесен оештыручылар хәбәр итә. Бәйрәм көндезгә сәгать 12дә Шишкин бульварында узачак. Дмитрий Соловьев бәйрәм кунаклары өчен мастер-класс үткәрәчәк. Программага конкурслар һәм ярышлар, кайнар чәй, кофе да кертелгән. Чаллының 19нчы мәктәбе... Читать дальше...

Нурлат районының иң яхшы укучылары өчен район башлыгы чыршы бәйрәмен үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәренең Мәдәният йортында район башлыгының традицион чыршы бәйрәме үткәрелде. «Новые приключения Алладина» театральләштерелгән тамашасына бишкә укучыларны, республика, район конкурслары һәм олимпиадалары җиңүчеләрен, балалар хәрәкәтләре активистларын чакырдылар. Бу турыда «Дружба» газетасы яза. Яңа ел алдыннан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлауларын һәм иң изге теләкләрен ирештерде. Ул балаларның тиздән каникуллары башлануын исәкртте һәм аларны күңелле... Читать дальше...

Түбән Кама укучылары 1 654 кг тотылган батарейка җыйган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»).«Гринта» төбәк операторы Түбән Камада укучылар җыйган 1 654 кг тотылган батарейканы, эшкәртү өчен Чиләбегә җибәрәчәк. Укучылар батарейкаларны ике ай дәвамында җыйды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Батарейкаларны гадәти коммуналь калдыклар белән бергә ташларга ярамый. Чүп чиләгенә ташланган бер батарейка 20 квадрат метрга якын җирне һәм 400 литр суны авыр металлар белән пычрата. Батарейканың металл тышы күгәрә һәм куркыныч матдәләр туфракка, грунт суларына эләгә. Читать дальше...

Актанышның Ирмәш авылында һәр өйгә чишмә суы килә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 24 декабрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актаныш районының Ирмәш авылында су, юл проблемасы күптәннән яшәп килә иде. Хәзер чишмә суы хәзер барлык өйгә дә тоташтырылган. Урамга вак таш салынган. Шулай итеп ике зур мәсьәлә дә уңай чишелешен тапкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яңартылган су чыганагы 23 декабрь көнне авыл халкына тантаналы шартларда тапшырылды. Бәйрәм чарасында район башлыгы Энгель Фәттахов, 6нчы ПМК оешмасы җитәкчесе Данис Гәрәев, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов та катнашты. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме






Матвиенко: Аграрные успехи должны конвертироваться в рост качества жизни селян

Ксения Шойгу назвала Москву лидером по числу участников полумарафона «Забег.РФ»

Детали ареста кадровика Минобороны Кузнецова: в доме нашли миллионы

Сухие деревья спилили у трех СНТ в Коломне