Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 01.02.2021

Ркаил Зәйдулла: Халык күңеленә үтеп кергән әсәр милли җанны саклап калуда өлеш кертә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Халык күңеленә үтеп керә алган әсәр татарлыкны, милли җанны саклап калу өчен өлеш кертә, дип саный Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. Бүген «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да Ркаил Зәйдулланың «Сунар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф-сессия булды. Шагыйрь биредә үз фикерләре белән уртаклашты. «Язучы үзенең әсәре укучыга тәэсир итәр, йогынты ясар, дип ышана һәм өметләнә. Бу китаптагы әсәрләр газета-журналларда... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Опера һәм балет театрының баш дирижерына Дуслык ордены тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры Ренат Салаватовка илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Дуслык ордены тапшырды. Республика Хөкүмәте Йортында чарада катнашучылар дөньяда татар милли опера-балет репертуарына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президенты... Читать дальше...

Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус йоктырган. Ике кеше республикадан читтә авырган, калганнары авыру кешеләр белән элемтәдә булган. 31 кеше хастаханәдә, ә 55 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бигрәк тә 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында ковид йоктыручылар күп — 26 очрак. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге һәм 50 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында унөчәр кеше авырган. Читать дальше...

За сутки в Татарстане выявили 86 новых случаев коронавирусной инфекции

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

На понедельник, 1 февраля, в республике зарегистрировано 86 новых случаев коронавирусной инфекции, из них 2 – завозные, 84 – контактные, 31 человек госпитализирован, 55 лечатся на дому.



Бер атна эчендә Казан хастаханәләренә имгәнеп 85 кеше мөрәҗәгать иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бер атна эчендә кардан чистартылмаган урамнар аркасында алынган җәрәхәтләр белән Казанның имгәнү пунктларына 85 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. «Казан ишегалларын һәм урамнарын кардан җыештыру сыйфатын травмпунктлар мәгълүматы билгели. 21-27 гыйнварда шәһәрдә яшәүче 85 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, 45 зыян күрүченең кайсыдыр җире сынган, кырыгы имгәнгән. Читать дальше...

Табиб коронавирустан соң өзлегүләр булдырмау ысулы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Коронавируска тест тискәре булу — тулысынча сәламәтләнү күрсәткече түгел. Авыру нәтиҗәләре пациентның хәле яхшыргач та сизелергә мөмкин. Белгеч сүзләренчә, Covid-19 — мультисистемалы авыру. Вирус барлык органнарга да зыян салырга сәләтле, төп басым үпкәләргә туры килә. Хәзерге вакытка тикшеренүчеләр ачыклаганча, ковид белән авыру шикәр чирен азындырырга яки аның декомпенсациясенә сәбәп булырга мөмкин. Бу турыда Ставрополь крае Сәламәтлекне саклау министрлыгының... Читать дальше...

Россиядә гыйнварда бәясе арткан продуктлар билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россиядә гыйнварда кыяр, бәрәңге һәм макарон бәясе күпкә арткан. Бу турыда Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Шулай итеп, 1 гыйнвар белән чагыштырганда 17 гыйнварга кыяр җитештерүчеләр бәяне арттырган, әлеге яшелчәнең бер килограммы 107,3 сум тәшкил итә. Бәрәңге 8,4 процентка (16,5 сум), помидор 3, 8 процентка (108 сум), кишер 3,2 процентка (16,3) арткан. Макарон эшләнмәләренең дә бәяләре дә 6,6 процентка ягъни 42,5 сумга кадәр күтәрелгән. Читать дальше...

Уфада Равил Бикбаевның Шәехзада Бабич турында китабы тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 2 февральдә З.Вәлиди исемендәге Милли китапханә һәм Башкортстан Язучылар берлеге Равил Бикбаевның «Шәехзада Бабич. Тормыш һәм иҗат» китабын тәкъдим итәчәк. Равил Бикбаевның яңа китабын тәкъдим итү ZOОM платформасында онлайн-режимда узачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Чарада язучының тол хатыны Фәридә Бикбаеваның катнашуы планлаштырыла. Равил Бикбаев 60нчы еллардан башлап шагыйрьнең биографиясен һәм иҗатын җентекләп өйрәнгән. Аның эзләнүләре нәтиҗәсендә шагыйрьнең... Читать дальше...

Роспотребнадзор коронавирустан «дару» сата торган мошенниклар турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) коронавирус пандемиясе вакытында ковидтан төрле дарулар сатучы мошенниклар кармагына эләкмәс өчен киңәшләр бирде. Киңәшләр ведомство сайтында чыкты. «Могҗизалы прибор» яки «дару» тәкъдим итүчеләр белән элемтәгә кермәү дөрес карар булачак. Кагыйдә буларак, мошенниклар приборны сата торган фирма һәм җитештерүче, даруны клиник тикшерүләр беркетмәсе турында җентекләп сорый башлагач аралашуны туктата»... Читать дальше...

Мәскәүдә композитор Сәйяр Хәбибулинның юбилей концерты була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Композитор Сәйяр Хәбибулинның 90 яшьлегенә багышланган «Эзләдем, бәгърем, сине» концерты 7 февральдә Мәскәүдә, Татар мәдәният үзәгендә узачак. Концертның исеме «Эзләдем, бэгрем, сине» җырыннан, композиторның визит карточкасыннан башлана. Беренче булып аны легендар Илһам Шакиров башкарды. Композитор Сәйяр Хәбибулин гомере буе иҗат иткән. Ул татар җырларына илле лирик көй язган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Новости России
Москва

Весенние субботники прошли на предприятиях «Московского» филиала ООО «ЛокоТех-Сервис»


Россиядә битлек режимын йомшарту вакытын фаразладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россиядә җәйгә Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, кертелгән битлек режимын йомшартырга мөмкин. Педиатр-инфекционист Евгений Тимаков «Москва 24» телеканалы эфирында сөйләвенчә, чараларны йомшарту, без ял итәргә бара, утыра, ашый, дуслар белән аралаша алабыз дигән сүз, әмма битлек режимын бозарга ярамый. Табиб сүзләренчә, Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча чараларны кичектерү күпчелек халыкта коллектив иммунитет формалашуга бәйле. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Татарстан трассалары автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен яңадан ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «татар-информ»). Татарстан трассаларында автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен хәрәкәт яңадан ачылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» МА «Волго-Вятскоуправтодор» матбугат хезмәтендә. Кичә һава торышының начараюы аркасында республика буенча трассалар вакытлыча ябылды. Бүген төнлә М-7 Мәскәү — Уфа, Р-241 Казан — Ульяновск, Р-239 Казан — Оренбург, А-295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән, А-151 Цивильск — Ульяновск-Ульяновск трассалары буенча хәрәкәт яңартылды.

Мамадыш районының биш мәктәбендә 14 миллион сумга азык-төлек блоклары ремонтланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Мамадыш районының биш мәктәбендә азык-төлек блоклары ремонтланачак. Бу максатка 14 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Мондый мәгълүматны район мәгариф бүлеге җитәкчесе җиткерде. Татарстан Президенты Указы буенча депутатлар һәм район җитәкчеләре мәктәп ашханәләренә тикшерү үткәрә. Хисаплар нигезендә проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча чаралар күрелә. Бу турыда «Нократ» газетасы яза. Кухня технологик җиһазларының һәм инвентарьның куллану сроклары узуга бәйле рәвештә таушалуы ... Читать дальше...

Пенза мөселманнары Татарстаннан Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казаннан Пенза өлкәсе мөселманнарына Коръәннең татар телендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын 2000 данәдә махсус рейс белән җибәрде. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап Пенза өлкәсе мәчетләренә, татар милли оешмаларына таратылачак. Моңарчы китаплар Чувашия Диния нәзарәтенә дә җибәрелде. «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында... Читать дальше...

В расширенном заседании Госалкогольинспекции нурлатцы участвовали онлайн

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Расширенное совещание Госалкогольинспекции РТ «Об итогах работы Госалкогольинспекции РТ в 2020 году и задачах на 2021 год» под руководством первого заместителя Премьер-министра РТ Рустама Нигматуллина прошли в формате видеоконференции.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде






Новосибирский проект победил в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023

Администрация Лобни встретилась с жителями микрорайона Букино

Создатели "Сто лет тому вперед" вдохновлялись аниме

В Мытищах прошел концерт вокальной студии «Серебряные голоса»