Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 01.02.2021

Казанда февральнең беренче ункөнлеге аномаль җылы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Февральнең беренче декадасында Казанда җылы температура аномалиясе 2-3 градус тәшкил итәчәк. Бу атнада шәһәрдә көчле кар явуы көтелә. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, 1-4 февраль көннәре аномаль җылы була, ә аннан соң салкынайта. Климатик исәпләү буенча февраль башы — салкын чор. «10 февральгә кадәр Казанда... Читать дальше...

Екатеринбургта татар теленнән бушлай дәресләр башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 4 февральдә Екатеринбург шәһәрендә татар телен өйрәнү өчен бушлай дәресләр башлана. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, дәресләрне югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар кешесе алып бара. Курс тәмамлангач, тыңлаучыларга Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле курсын узу турында сертификат бирелә. Дәресләр шимбә көнне көндезге 12.00 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көнне кичке 19.00 сәгатьтә башлана. Читать дальше...

Алексей Песошин яшьләрнең барысы белән дә эшләү мөһим булуын искәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда яшьләрнең барлык категорияләренә дә үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудырырга кирәк — ТР Яшьләр эшләре министрлыгы алдында шундый максат тора. «Яшьләрнең барлык категорияләре белән эшләү, үзеңне күрсәтү һәм үз идеяңне тормышка ашыру мөмкинлеге бирү мөһим. Шуңа күрә Татарстанда яшьләргә үз-үзен күрсәтү өчен шартлар тудыру яшьләр сәясәтенең төп өстенлеге булып калырга тиеш», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан... Читать дальше...

Шәриф Камал әдәби бәйгесе лауреатларының әсәрләре альманах итеп тупланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатларының әсәрләрен туплап, альманах итеп бастырып чыгарырга җыеналар. «Нәшриятлар белән сөйләшеп, иҗатчыларның әсәрләрен альманах форматында бастырырга ниятлибез. Алга таба китап буларак та бастырасыбыз килә. Без авторны таныта белергә өйрәнергә тиеш. Шул очракта гына автор аудиториясе өчен эшли башлаячак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар. Аның әйтүенчә, хәзер яшь иҗатчыларга игътибар зур. Читать дальше...

В республике у подростков формируют «Цифровую гигиену»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Татарстане заработал проект “Цифровая гигиена”. Цифровая гигиена — это сетевые ролики, аудио- и подкасты, интерактивные мероприятия, подготовленные при помощи психологов и подростков.



Атна ахырында Казанда 20 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атна ахырына Татарстан башкаласында шактый салкынайта, һава температурасы -20 градуска кадәр була. «Хәзер без көнбатыш процессны күзәтәбез, 5 февральгә кадәр температура фоны климатик нормадан югарырак булачак. 5 февральдән башлап температура -20 градуска кадәр төшәчәк. Җомга көнне явым-төшем булуы ихтимал. Температураның түбәнәюе дәвамлы була һәм ул дүрт-биш көн дәвам итәчәк», - диде «Татар-информ»га Казан федераль университетының метеорология... Читать дальше...

Алексей Песошин район башлыкларын волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм итәргә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары һәр муниципалитетта волонтерлык ресурс үзәкләре булдыруда һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итү эше турында хәбәр итүдә булышырга тиеш. «Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Җирле халыкка волонтерлык эше һәм акцияләр турында хәбәр итәргә кирәк. Һәр муниципалитетта волонтерлык ресурс үзәге булдыру мөһим», — диде Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин. Читать дальше...

Авдонина: Коронавирус вакцинасының хәләллеге хакында сорау җитештерүчегә юлланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Моңа кадәр вакциналар һәм даруларның хәләл таләпләренә җавап бирүен тикшерү турында сораулар булмаган. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Спутник V» вакцинасын тикшерүне сорап мөрәҗәгать итүе шундый беренче очрак буларак теркәлгән. «Вакцинаның хәләллеген тикшерү буенча бу — беренче үзенчәлекле мөрәҗәгать. Мин мондый сорау булганын хәтерләмим. Бу сорау вакцинаны эшләгән институтка яки предприятиегә җибәрелә, җавапны алар әзерләргә тиеш»... Читать дальше...

Нурлат районының Кычытканлы авылыннан Әсхәт Минапов 80 яшендә бүрегә каршы көрәшкән

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Кычытканлыда яшәүче Әсхәт Миннаповның хезмәт юлы турында «Дуслык» район газетасы үзвакытында язып чыккан булган. Бүгенге язмабызның да герое ул. Бу юлы инде 90 яшьлек юбилее уңаеннан.

Башкорт курчак театрында риваятьләргә нигезләнгән спектакль премьерасы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Башкорт дәүләт курчак театрында башкорт риваятьләренә нигезләнгән «О чём поёт орнамент?» спектакленең премьерасын әзерлиләр. Ул тамашачыларга 18 февральдә тәкъдим ителәчәк. Спектакль Уфа драматургы Владимир Аношкинның башкорт риваятьләре мотивлары буенча язылган пьесасына нигезләнгән. Алар барысы да омилли бизәкләргә багышланган. Бу турыда театрның матбугат хезмәтенә сылтама белнә «Башинформ» хәбәр итә. Спектакль рус телендә булачак, шулай ук башкорт сүзләре дә кулланылачак. Читать дальше...

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе: Татар халкына бүленергә ярамый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин татар халкына башка төрле милләтләр булып аерылып чыгарга ярамый дип саный. «Татарлардан аерылып чыгарга омтылган төркемнәр аркасында ахыр чиктә татар милләте дә, шушы кечкенә төркемнәр дә юкка чыгарга, тарихта гына калырга мөмкин. Шуңа күрә безгә бүленергә ярамый», — диде ул  «Җанисәпле сөйләшү»дә . Аның сүзләренчә, Ульяновск өлкәсендә җанисәп вакытында мишәр булып язылучылар сирәк. «2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча... Читать дальше...

Новости России
Москва

Нижегородка скончалась на платформе Московского вокзала


Дмитрий Медведев Россияне Бөтендөнья интернет челтәреннән өзү мөмкинлеге булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Вакыйгалар барышының бер вариантында Россияне Бөтендөнья интернет челтәреннән өзүләре ихтимал, әмма ил хакимиятендә бу очракка гамәлләр планы бар. Бу хакта Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Интернет билгеле бер вакытта барлыкка килде һәм, һичшиксез, идарә итүгә төп хокуклар — Америка Кушма Штатларында. Гадәттән тыш хәл булса, берәрсе башка сыймаслык гамәлләр кылса, интернеттан өзү мөмкинлеге бар», — диде ул. Читать дальше...

«Татар-информ» агентлыгы «Җанисәпле сөйләшү» проектын башлап җибәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы халык санын алу уңаеннан яңа «Җанисәпле сөйләшү» проектын башлап җибәрде. Проектта «Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар белән әңгәмә кора. «Быел ил буенча халык санын алу була. Шул уңайдан без „Җанисәпле сөйләшү“ дип аталган проект башлап җибәрергә булдык. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән аларның тормышы, борчыган проблемалары турында сөйләшәбез», — диде Гадел Әхмәтҗанов. Читать дальше...

«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татмедиа»ның «Идел-пресс» полиграфия комплексында язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабы 2000 данә тираж белән чыкты. «Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан икенче китап. «Киллер» китабында ике әсәр — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьлары бар. «Исемнәре котсыз булса да, үзләре мөлаем әсәрләр. Яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар бар. Гади телдә язылды. Укучыны җилтерәтеп алып бара торган әсәрләр алар»... Читать дальше...

Путин төбәкләрдә журналистларның хокукларын тәэмин итү чаралары булдырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үзенең Тулы вәкаләтле вәкилләренә һәм Кеше хокуклары буенча советка 1 майга кадәр төбәкләрдә журналистларның хокукларын тәэмин итү чараларын кабул итәргә кушты. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, алар массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законда каралган. «Россия Президентының федераль округлардагы Тулы вәкаләтле вәкилләре белән Россия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советына бергә Россия... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде






Лотерея, мастер-классы и шоу. В Москве пройдет фестиваль «Пасхальный дар»

Что можно отметить в этот день

Врач Тяжельников посоветовал напитки к шашлыку

Силовики задержали вместе с 12-м фигурантом дела «Крокуса» Курбоновым его брата