Нурлатским автолюбителям на заметку: в России ужесточили правила тюнинга автомобилей
Эти нововведения закреплены постановлением кабмина.
Эти нововведения закреплены постановлением кабмина.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Февраль аенда Россиядә яшәүчеләрне бер кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. «Биш көнлек эш атнасында 23 февраль бәйрәме эш атнасын өч көнгә (24-26 февраль) кадәр кыскартачак. 21-23 февральдә ял итәчәкбез», — дип аңлаттылар ведомствода. Шул ук вакытта озын яллар эш көнен дүшәмбедән (22 февральдән) шимбә көнгә (20 февральгә) күчерү хисабына мөмкин булачак. Шулай итеп, айның соңгы атнасы өч эш көнен үз эченә алса... Читать дальше...
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Салават күпере» журналы укучыларга редакциядә экскурсияләр үткәрә. «Балалар журналны укысалар да, аның ничек чыкканын белми. Без бу серләрне ачарга булдык. Балаларны журналның тарихы, хезмәткәрләре, яңа студия белән таныштыру максатыннан атна саен мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр белән редакция буенча экскурсияләр үткәрәбез», — диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында ир-атның гәүдәсе табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 16.25 сәгатьтә Нурлатның Дмитриев урамында янгын чыгу турында хәбәр килде. Бүрәнә йорт янды. Янгын мәйданы 90 кв. м. тәшкил итте. Янгын сүндерүчеләр утны сүндерә башлаганда йорт эчендә 54 яшьлек ир-атның гәүдәсе таба.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1936, 1941, 1946 һәм 1960 елларда туган ир-атлар вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә. Бүгенге көндә республикада Covid-19 дан 269 кеше үлгән.
По мнению специалистов, цены на некоторые продукты будут расти из-за увеличения затрат у сельхозпроизводителей.
(Әлмәт, 1 февраль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә «Ace Language Academy» белем бирү үзәге яңа урында мәктәпнең мөмкинлекләре шактый киңәйде: үзәк интерактив җиһазлар, күпфункцияле зал, арт-студия һәм китапханә һәм 17 уку сыйныфы белән җиһазландырылган. Биредә инглиз, алман, кытай һәм француз телләре укытыла. Яңартылган мәктәптә 1,5 яшьтән алып балалар белән шөгыльләнү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Читать дальше...
(Актаныш, 1 февраль, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның һәр ел саен студент-яшьләр белән очрашуы традициягә кереп бара. Төбәк студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы? Шушындый кызыксынулар белән район башлыгы Энгель Фәттахов булачак белгечләр өчен традицион очрашу уздырды. Биредә төп сөйләшү Актанышны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Арча, 1 февраль, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре », Исрафил Насыйбуллин). Арчада кешеләр коронавирустан вакцина ясату өчен күпләп мөрәҗәгать итә башлаган. Арча үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, кичә 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясаткан. Шуның 4се 60 яшьтән өлкәнрәк кеше. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Вакцина ясату буенча бернинди проблема юк, хәзерге вакытта ул җитәрлек. Әгәр хастахәнәгә вакцина ясатырга теләп килүчеләр арта икән, без аны кирәкле күләмдә кайтартачакбыз»... Читать дальше...
(Апас, 1 февраль, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтләрен җиткерде һәм Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Икмәк игүчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, фермер хуҗалыгында, эшкәртү тармагында эшләүчеләр авыл хуҗалыгы тармагының тотрыклы үсешен тәэмин итә. Апас — авыл хуҗалыгы районы. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Шулай ук район халкы ихтыяҗларын аңлап... Читать дальше...
(Бөгелмә, 1 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова, урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин һ.б. катнашты. Гөлнара Мөхәммәтханова 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул катнашучыларга контроль-күзәтчелек, санитар-савыктыру чаралары, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү барышы турында җентекләп сөйләде. Читать дальше...
31 гыйнвар Русиянең дистәләрчә шәһәрендә оппозициядәге сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап икенче атна рәттән протест чаралары узды. Белгечләр билгеләвенчә, катнашучылар саны кимеми, куәт структуралары тагын да вәхширәк эш итә. Азатлык урам чараларына күзәтү тәкъдим итә.