Алабугада Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештырачаклар
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтияте белән бергәлектә Алабуга шәһәрендә Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештырырга планлаштыралар. ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында планлаштырыла. Күргәзмә 19 февральдә ачылыр дип көтелә. Күргәзмәнең төп өлешен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы рәссам-реставратор булып эшләүче Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекциясе тәшкил итәчәк. Ул 1990 еллардан борынгы Коръән битләрен җыю... Читать дальше...