Пенсионеры Татарстана повысят финансовую грамотность в онлайн-режиме
Татарстанцам старшего поколения предоставляется уникальная возможность повысить финансовую грамотность в онлайн-режиме.
Татарстанцам старшего поколения предоставляется уникальная возможность повысить финансовую грамотность в онлайн-режиме.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Оренбург өлкәсендә буран аркасында М5 трассасында йөк автомобильләре, пассажир һәм маршрут автобуслары, таксилар өчен хәрәкәт вакытлыча ябылды. «Приуралье» федераль автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе мәгълүматлары буенча, М5 «Урал» трассасында йөк автомобильләре, пассажир һәм маршрут автобуслары, таксилар өчен хәрәкәт итүдә вакытлыча чикләүләр кертелә. Чикләү бүген иртәнге сигездән кичке дүрткә (якынча)... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе быел да Халыкара туган телләр көненә багышланачак. Ул 19 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты нда беренче тапкыр онлайн-офлайн форматта узачак. «10-11 сыйныф укучыларын, студентларны һәм аспирантларны төрки лингвокультурология буенча тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итәргә, филология һәм культурология, тарих, социология һ.б.... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын бышлый. Бәйге татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету максатыннан оештырыла. Ул 1 февральдән 25 майга кадәр өч турда уздырылачак, дип хәбәр итте оештыручылар. Җиңүчеләрне акчалата приз көтә. Читать дальше...
На сходе граждан в Богдашкинском сельском поселении традиционно подвели итоги деятельности за истекший год и наметили задачи на предстоящий период.
В Татарстане зарегистрировано более 102 тысяч самозанятых.
Рәмзил Күчәрбаев Күмертау шәһәрендә төзелеп бетмәгән объектны кабул итүдә гаепләнә.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казанда буран чыгу сәбәпле, юлларда 9 баллы «бөке»ләр хасил булды. «Яндекс. Пробки» порталы мәгълүматлары буенча, хәрәкәт итүдә кыенлыклар башкаланың барлык районнарында да диярлек күзәтелә. Казанга керү урынында — Горький шоссесында зур «бөке» барлыкка килгән — биредә машина йөртүчеләргә шактый «утырырга» туры киләчәк. Шулай ук үзәккә таба Гвардия, Гадел Кутуй, Адоратский, Космонавтлар, Мамадыш трактында да «бөке»ләр хасил булган. Башкала үзәгендә дә шул ук хәл ... Читать дальше...
Сегодня рабочий день коммунальной службы Нурлата начался в 3 часа утра.
Конкурс проводился в рамках нацпроекта «Экология» и получил ощутимую поддержку аппарата полпреда Президента РФ в ПФО Игоря Комарова.
Эчке туламе җитештерү (ВВП) 2020 елда 3,1 процентка кимегән.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия ислам институты өч айлык курслар ярдәмендә теләге булган һәркемне татарча сөйләшергә өйрәтә. Уку бушлай. «Теләге булган кешене өч ай дәвамында гарәпчә укырга һәм татарча сөйләшергә өйрәтәбез. Курсларга татарча аңламаган 80 яшьлек апа килгән иде. Уку азагында, авырлык белән булса да, татар телендә аралаштык. Татар теле дәреслеген үзебез төзедек. Башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да аны еш сорый», — диде институтның проректоры Ибраһим Шәйхабзалов. Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). Яңа елда да татар авыллары турында язуыбызны дәвам итәбез. Бу юлы Биектау районының Чыпчык авылында булдык. Төрле милләт вәкилләре яши торган зур сала ул. Географик яктан да, икътисадый яктан да уңышлы җирдә урнашкан — кул сузымында гына Казансу елгасы яры, тимер юл да авыл яныннан уза. Әнә шулар авылның тарихына йогынты ясаган да инде. Хәер, бүгенгесенә дә тәэсирен дәвам итә… АВЫЛГА КАЙТАРУ ПЛАНЫ Чыпчык бик зур, 1925 кеше яши анда, 500 дән артык йорт бар. Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада Бөек Ватан сугышы чоры 80нче аерым чаңгы батальоны сугышчыларын искә алу көнендә шәһәр мэры Айдар Метшин һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин «Кама», «Нефтехимик» һәм «Поиск» эзләнү отрядлары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ хәрби дан музеенда узды. Очрашу башланганчы, кунакларга музейда экскурсия уздырдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Исегезгә төшерик,... Читать дальше...
Нурлат районы мөхтәсибәтендә хәйрия акцияләре бара.
“Югары Нурлат” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ильяс Төхвәтуллин Югары Нурлат микрорайонында яшәүче өч гаиләгә “Дуслык” район газетасына ярты елга әбунә бүләк итте.
(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрне җиденче тапкыр укырга чакыра. Җиде дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштереп була диелә нәзарәт хәбәрендә. Беренче кереш дәрес 13 февральдә Татарстан мөфтияте бинасында була. Укулар 27 мартта, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар... Читать дальше...
Ночью, в 00.30, в Нурлате гр. Т. 1985 года рождения в ходе ссоры с сожителем гр.Ф. 1988 года рождения, действуя умышленно, нанесла ему один удар ножом в область правого бедра, причинив ему телесное повреждение, повлекшее легкий вред здоровью.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Май аенда Казан марафонында катнашучылар шәһәрнең башкаланың төп урамнары буйлап йөгереп узачак, яшь катнашучылар үз көчләрен #timerkids һәм #timerbaby йөгерешләрендә сынап караячаклар. Хәзер волонтерлар җыю башланды. Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Timer Helpers командасы спортчыга финишка юлның барлык этапларында да ярдәм итә. Алар урнашу урынын күрсәтәчәк, старт пакетын бирәчәк, туклану ноктасында ярдәм итәчәк һәм финишта очрашачак. Марафон волонтерлары 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) — Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең аерымланган стуктур бүлекчәсе галимнәре авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, әйдәүче фәнни хезмәткәр Василий Блохин җитәкчелегендә бөртекле ашлыкның уңдырышлылыгын һәм сыйфатын арттыру өчен язгы арпаның яңа сортларын минераль ашламалауны оптимальләштерде. Тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды. Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Узган ел Татарстанның Апас районы хуҗалыклары 205 миллион сумлык 40 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Район аграрийлары, югары профессионализмны раслап, куелган бурычларны уңышлы үтәде. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре билгеләнгән агротехник срокларда язгы кыр эшләренең бөтен комплексын үткәрде, уңышка ныклы нигез салды. Матди-техник базаны яңарту бара», — диде... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев Россия Пенсионерлар берлегенең Менделеевск бүлегенең беренче киңәйтелгән конференциясендә катнашты. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза. «Мин өченче буын кешеләренең активлыгына сокланам, алар тормыштан артта калмый, факультативларда рәхәтләнеп шөгыльләнә, җырлый, бии, экскурсияләргә чыга. Әгәр буш вакытым булса, үзем дә рәхәтләнеп инглиз теле дәресләренә йөрер идем», — диде Валерий Сергеевич. Безнең заманда туган телне генә түгел... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Шимбә, 6 февральдә Алабугада язгы халык ярминкәләре үткәрелә башлый. Алар ял көнәрендә иртәнге сәгать тугыздан көндезге сәгать өчкә кадәр узачак. Шимбә фермерлар җитештергән продукцияне «Мираж» сәүдә үзәге каршында, ә якшәмбе Ленин мәданында сатып алырга мөмкин. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә. Шәһәрдә яшәүчеләр фермерлар җитештергән ит, йомырка, яшелчә, бал, шулай ук кул эшләнмләрен сатып алырга мөмкин. Ярминкәдә Алабуга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр һәм үзмәшгуль кешеләр катнаша ала. Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Ата-ана булу бәхете» проекты кысаларында күп балалы гаилә өчен фотосессия оештырган. Бу үзәк откан грант акчасына мөмкин булган. Истәлеккә фотолар — «Демография» глобаль илкүләм проектының бер өлеше. Уйланганча, балалар белән бәхетле ата-аналар гаиләне тулыландыру өчен тагын бер аргумент булачак. Шуңа күрә проект «Ата-ана булу бәхете» дип атала да инде. Бу турыда «Высокогорские вести» хәбәр итә. ... Читать дальше...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Лениногорскиның 7нче мәктәбе укытучысы Гөлнур Дәүләтшина җирле туган якны өйрәнү музеена гадәти булмаган бүләк ясады. Ул баурсак төрү өчен борынгы бизәк белән ашъяулык чиккән. Бу хакта «Лениногорские вести» хәбәр итә. Гөлнур Дәүләтшина ашъяулыкны дүрт ай чиккән. Аның җебе һәм тукымасы XX гасырның 80нче елларында эшләнгән. Чигү тамбурлы җөй технологиясе белән эшләнгән, XIX гасыр урталарындагы татар халык бизәкләре кулланылган. Музей экспозиция-күргәзмә эше буенча белгеч Фәһимә Минязева сүзләренчә... Читать дальше...