«Мисс Татарстан» җиңүчесе Динә Юнысова: Купальниктан чыгабыз дигәч, уңайсызландым
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мисс Татарстан — 2021» конкурсында җиңгән КФУ студенты Динә Юнысова сәхнәгә купальниктан чыкканда уңайсызланган. «Сәхнәгә купальниктан чыгабыз дигәч, бераз уңайсызландым. Бердән, мин — татар кызы, икенчедән, матурлык конкурсларында сәхнәгә чыгу да җитә, дигән ялгыш фикер бар. Бу матурлык, фигура күрсәтү генә түгел, монда барысы да гармониядә булырга тиеш. Конкурсның таләбе шундый булгач, миңа бу сынауларны үтәргә туры килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...