«Татар-информ»да Кариев театрының 35 нче юбилей сезоны турында сөйләшәчәкләр
28 апрельдә 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 35 нче юбилей сезонына багышланган матбугат конференциясе була. Очрашуда театрның май-июнь айларында булачак проектлары, сәфәрләре һәм 23 июньгә билгеләнгән сезон ябылу тантанасы турында тулырак сөйләшәчәкләр.
Читать дальше...