Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 23.10.2023

Әлмәт ветераннар оешмасының 45 еллыгын уздырдылар

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт ветераннар оешмасына 45 ел тулды. Шәһәрнең драма театрында оештырылган тантаналы чара оешманың барлыкка килүе, эшчәнлеге һәм тарихны башкаручы кешеләр турында фильм күрсәтүдән башланды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Читать дальше...

Татьяна Ефремова Ә.Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгедә Гран-при иясе булды

Tatar-inform.tatar 

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе Татьяна Ефремова булды. Фестиваль-бәйге җиңүчесенең исеме бүген, 23 октябрьдә, Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган гала-концертта игълан ителде.

Читать дальше...

Түбән Новгород татарлары автономиясе татар теле курсларына балалар җыя

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород татарлары автономиясе татар теле курсларына балалар җыю турында игълан итә. Бу хакта Түбән Новгород татарлары автономиясе төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстан икмәк пешерү предприятиеләре чыгымнарны кайтаруга 164 млн сум субсидия алган

Tatar-inform.tatar 

Бу елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда 55 икмәк пешерү оешмасы 164 млн сумлык субсидия алган. Субсидияләр социаль икмәк җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен кайтару өчен 1 кг икмәк өчен 4,5 сум исәбеннән бирелгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Садри Максудинең лингвистикага кагылышлы хезмәтен немец галиме анализлаган

Tatar-inform.tatar 

Немец галиме Макс Густав Шербергер Садри Максуди Арсалның лингвистикага кагылышлы хезмәтен тикшереп китап итеп чыгарган. Ул «Төрек теле өчен: Садри Максуди Арсал һәм аның ататөрекче тел реформасына керткән өлеше» дип атала. Китап Гёттинген шәһәрендә Эргон нәшриятында басылган.

Читать дальше...

Самараның «Металлург» мәдәният сараенда Тинчурин театрының «Хыялый» спектакле була

Tatar-inform.tatar 

27 октябрьдә Самараның «Металлург» мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары «Хыялый» спектаклен күрсәтәчәк. Тамаша 19 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

Читать дальше...

Краснодар татарлары «Әбиләр чуагы» бәйрәме оештырган

Tatar-inform.tatar 

14 октябрьдә Краснодарда «Әбиләр чуагы» татар мәдәнияте бәйрәме узган. Бу хакта Краснодар татарлары җәмгыятенең ВКонтакте социаль челтәрендә «Краснодар татарлары» сәхифәсе хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстан Хөкүмәте машина кую урыннары өчен максималь түләү күләмен билгеләячәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юлларында машина кую урыннарыннан файдаланган өчен максималь түләү күләмен билгеләргә планлаштыралар. Моның өчен махсус исәпләү методикасы расланачак, диелә Татарстан хөкүмәте карары проектында.

Читать дальше...

Казан экологлары Аккош күлендә тикшеренү уздырып, сирәк үсемлекләрне ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

Казанда Аккош күле урман паркының биологик төрлелеген тикшерү эше буенча нәтиҗә ясалды. Аккош күле урман паркы территориясендә Казан галимнәре мүкнең өч уникаль төрен тапканнар, шуларның берсен исле хушбуйлар ясауда кулланалар.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Әлфия Авзаловага багышланган фестиваль концертында тамашачыны җырлатты

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Казанда Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган бәйге-фестивальнең гала-концертында тамашачыны җырлатты.

Читать дальше...

Россиядәге хәләл сертификацияләү үзәге Малайзиядә аккредитация үтте

Tatar-inform.tatar 

Малайзиянең ислам үсеше департаменты (JAKIM) рәсми рәвештә «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү һәм Үзәк төбәк Диния нәзарәтенең «ЦентрХаляльНадзор» стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәген җитештерүчеләрнең хәләл стандартына туры килүен сертификацияләү буенча вәкаләтле оешмасы буларак таныды.

Читать дальше...

Аккош күле территориясендә экологик сукмак булдырылачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда Аккош күле урман паркының биологик төрлелеген тикшерү эше буенча нәтиҗә ясалды. География фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Дмитрий Иванов сүзләренчә, сулыкларны исәпкә алып, урман паркының гомуми мәйданы 3 684 гектарны тәшкил итә.

Читать дальше...

Татарстанның Питрәч районында берничә көчекне үтергән ир-ат тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

Полиция Татарстанның Питрәч районында берничә көчекне үтергән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Миллиард.Татар» «2023 елда татарлар турында иң яхшы медиапроект»ны ачыклый

Tatar-inform.tatar 

«Миллиард Татар» интернет-ресурсы «2023 елда татарлар турында иң яхшы медиапроект»ны билгеләячәк. Номинациягә татар телендәге классик массакүләм мәгълүмат чараларыннан башлап, телеграм-каналлар һәм фәнни порталларга кадәр төрле медиалар дәгъва итә.

Читать дальше...

Казанда «Сабантуй» журналы оештырган «Алтын куллы мөгаллим» бәйгесе җиңүчеләрен котлыйлар

Tatar-inform.tatar 

24 октябрьдә Казанда Тукай әдәби музеенда «Сабантуй» журналы игълан иткән «Алтын куллы мөгаллим» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелә. Кичә 11.00 сәгатьтә башлана.

Читать дальше...

Думада укытучыларга хезмәт хакын арттыру өчен акча булмавын әйтәләр

Azatliq.org 

Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең акчаларын арттыру өчен фәкыйрь төбәкләргә һәм муниципалитетларга "үз керемнәре һәм федераль бюджет дотацияләре җитмәскә мөмкин", дигән Русия думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Алексей Диденко.

«Татмедиа»да Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинны хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» республика матбугат һәм масскакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның 80 яшьлек юбилее елы уңаеннан хөрмәтләп, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты студентлары өчен Татарстан Рәисе стипендиясен билгеләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортларында көндезге уку формасындагы белем алучы һәм дәүләт ярдәменең өстәмә чарасы буларак стипендия алачак студентлар исемлеген раслады. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Что можно отметить в этот день


Башкортстанның яраланган хәрбиен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартканнар

Azatliq.org 

Василий Сидоркин сугышта яраланган һәм дәваланган. Аны "вакытлыча яраксыз" дип табып, ял биргәннәр. Хезмәт урынына вакытында килмәгәч, эзләүгә биреп, кире кайтарганнар. Сидоркин медицина ярдәме күрсәтелмәгән килеш үзен кире сугышка җибәрүне канунсыз дип тануны сораган. Әмма мәхкәмә кабул итмәгән.

Мәскәү татарлары автономиясе артистлары махсус операциядәгеләр өчен акча җыярга ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары һәм артистлары махсус хәрби операция ихтыяҗларына акча җыю өчен хәйрия концертында катнашты. Әлеге концерт шәһәр округының «Пушкино» мәдәният йортында узган. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA






Исполнилось 100 лет со дня рождения Донатаса Баниониса

Воробьев сообщил об открытии подстанции скорой помощи в Ногинске

“Вилла Ливадия” - последние 6 апартаментов в уникальном комплексе у моря

Нижний Новгород может стать городом, где выступят певцы «Новой «Фабрики звёзд»