Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 14.10.2023

Актанышта махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты булды

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен Актаныш районы Татар Суыксу мәдәният учагында зур хәйрия концерты узды. Аны алар үзләре дә, якыннары да тамаша кылды. Татар Суыксу җирлегеннән барлыгы 17 егет илебез бәйсезлеген, дөнья иминлеген сакларга китә. Бу хакта «Актаныш» хәбәр итә.

Читать дальше...

Яшел Үзәндә Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары Абдулхакый Җәфәр белән очрашу була

Tatar-inform.tatar 

Бу якшәмбедә, 15 октябрьдә, 17.00 сәгатьтә Яшел Үзәннең «Җәмиг» мәчетендә Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясенең 3нче курс студенты Абдулхакый хәзрәт Җәфәр белән очрашу узачак. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Читать дальше...

Баулы бакчачысы бер төптә биш төрле сорт алма үстерә

Tatar-inform.tatar 

Баулы районы Миңнегол авылында туып-үскән, бүгенге көндә Баулыда яшәп, туган авылында зур бакча тотучы Гайсә Минңеханов җимеш агачларын ялгап, яңа сортлар ясау белән мавыга. Мәктәп елларыннан ук бакча эшләрен яхшы белгән бакчачының бер төптән биш төрле алма бирә торган алмагачы да бар. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөгелмә башлыгы мәктәп директорлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров Бөгелмә урта гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары белән очрашты. Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Педагоглар һәм остазлар елы кысаларында узды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Үзбәкстанда «Татарча диктант» акциясендә 5 яшьлек бала да катнашкан

Tatar-inform.tatar 

Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә бүген Үзбәкстаннан 200дән артык кеше катнашты. Чарада иң кечкенә катнашучыга — 5, иң өлкән катнашучыга 80 яшь булган.

Читать дальше...

Хөснуллин: Кырым күпере тулысынча торгызылды һәм автомобиль хәрәкәте өчен ачык

Tatar-inform.tatar 

Кырым күпере вакытыннан алда торгызылган. Барлык дүрт юл полосасы да автомобильләр һәм пассажир автобуслары хәрәкәте өчен ачык. Бу хакта Министрлар Кабинетының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Айгөл Әхмәтшина «Ел җырчысы» номинациясендә Халыкара премия исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Опера җырчысы Айгөл Әхмәтшина 2023 елгы Халыкара опера премиясенең «Ел җырчысы» категориясенә кандидатларның беренчел исемлегенә кергән. Бу категориядә шулай ук Италиядән сопрано тавыш иясе Элеонора Буратто, Латвия меццо-сопраносы Элина Гаранча, Албания сопраносы Эрмонела Яхо, Көньяк Африка сопраносы Голда Шульц һәм Америка сопраносы Коринн Уинтерс тәкъдим ителгән. Бу хакта «Башинформ» яза.

Читать дальше...

Марат Җәббаров Алексеевск районында яңа кибет һәм фельдшер-акушерлык пункты ачты

Tatar-inform.tatar 

Алексеевск районы кулланучылары өчен Зур Полянка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Социаль әһәмиятле объектларны ачуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Читать дальше...



Әтиләр көне алдыннан, күп балалы гаиләдә туган баланы каршы алуда министр катнашты

Tatar-inform.tatar 

Әтиләр көне алдыннан Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең 1 нче бала тудыру йортында Арча шәһәреннән Ләйлә һәм Нәҗип Гатауллиннарның күп балалы гаиләсендә туган сабыйның тантаналы чыгарылышы булды.

Читать дальше...

Экс-президент Валенса: Сайлаулар аркасында Польшада гражданнар сугышы башланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

15 октябрьдә узачак парламент сайлаулары аркасында Польшага гражданнар сугышы яный. Бу хакта илнең элекке президенты Лех Валенса француз журналы Point белән сөйләшүдә белдерде, дип яза «Российская газета».

Читать дальше...

Казан танк училищесында берничә йөз укучы «Юнармия» сафларына кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында 500гә якын Казан укучысы ант кабул итте һәм «Юнармия» сафларына керде. Алар — Казанның Совет, Идел буе, Киров һәм Мәскәү районнары укучылары.

Читать дальше...

Казанда 13 яшьлек кыз югалган

Tatar-inform.tatar 

Казанда 13 яшьлек кыз бала югалган. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, кыз кичә, 13 октябрьдә, югалган. Бу хакта гариза полициянең «Вишневский» бүлегенә бирелгән, хокук саклау органнары эзләү белән мәшгуль.

Читать дальше...

Шамил Шәрифуллинның кызы Гүзәл Әбелханова: Әти бик тә ачык, якты, ягымлы кеше иде

Tatar-inform.tatar 

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шамил Шәрифуллинның (1949-2007) истәлегенә багышлап, Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры камера концерты оештырды. Музыкаль кичә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры — Татар китабы йортында үткәрелде.

Читать дальше...

Кош гриппы һәм дуңгыз чумасы янау сәбәпле, министр терлекне иминиятләштерергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның терлекчелек предприятиеләренә терлек баш саннарын һәм кош-кортларны иминиятләштерергә кирәк. Бу — кош гриппы һәм дуңгызларның африка чумасы белән авыру куркынычы зур булуга бәйле. Дәүләт ярдәме белән чыгымнарның 50 проценты дәүләт тарафыннан компенсацияләнә. Муниципаль район башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә искә төшерде.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Нижегородка скончалась на платформе Московского вокзала


Татарстан җитәкчелеге Гелий Кобелевның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан җитәкчелеге Татарстан Республикасы Югары Советының план һәм бюджет-финанс комиссиясенең элеккеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясе җитәкчесе Гелий Кобелев үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты. Элеккеге депутат һәм Татарстанның хосусыйлаштыру фонды директоры 85 яшендә вафат булды.

Читать дальше...

Азәрбайҗанда «Татарча диктант» халыкара белем бирү акциясе була

Tatar-inform.tatar 

Бакуда 15 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә «Татарча диктант» белем бирү акциясе узачак. Татар телендә грамоталылыкны тикшерү чарасы Татарстанның Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллеге бинасында үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

В Курманаевской школе произошли приятные перемены благодаря спонсорской поддержке неравнодушных односельчан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Теперь двухэтажное здание школы, включенной в республиканский список исторических памятников, вечерами утопающее в ярком свете, видно издали.

Төркмәнстанда 17-19 октябрьдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Tatar-inform.tatar 

Төркмәнстанның, Ашхабад һәм Мары шәһәрләрендә 17-19 октябрьдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Өч көн дәвамында Татарстан киносы күрсәтеләчәк, Татарстанның ЮНЕСКО объектлары күргәзмә-презентациясе һәм республиканың әйдәп баручы халык сәнгать кәсепләре осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм республиканың әйдәп баручы солистлары катнашында Татарстан сәнгать осталары концертлары тәкъдим ителәчәк.

Читать дальше...

Татарстан авыл хуҗалыгы министры сөт җитештерүдә алдынгы районнарны әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында көн саен 4,5 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, бу – 2022 елга караганда 372 тоннага күбрәк (109 процент). Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира






Облачно и тепло: синоптики сделали прогноз на воскресенье в Москве

Книжный «Пароль НН» оштрафован за из-за пропаганды ЛГБТ* в Нижнем Новгороде

В Екатеринбурге пройдет благотворительный забег Ural Legal Run

Дмитрий Колдун назвал причину, по которой поспешно покинул Россию: «Вещь непредсказуемая»