Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 06.10.2023

Зәйдә йөкле хатын-кызлар көне үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

7 октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Зәй район үзәк хастаханәсендә йөкле хатыннар катнашында чара узды. Аны елына ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәчәкләр, чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Свердловскида хәләл ризыкта дуңгыз ДНКсы табылган

Tatar-inform.tatar 

«Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерү һәм маркировкалау өчен җаваплылык тулысынча җитештерүче өстендә. Әгәр продукт хәләл түгел, әмма җитештерүче аны ислам күзлегеннән рөхсәт ителгән дип күрсәтсә, гөнаһы сатып алучыга булмый. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов РИА Новостига шулай дип сөйләгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

7 октябрь көнне Путин Үзбәкстанга Россия газын җибәрүдә катнашачак

Tatar-inform.tatar 

7 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Үзбәкстанга Россия газын җибәрү тантанасында катнашачак. Ике илнең сөйләшү нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан коллегасы Шәүкәт Мирзияев белән уртак матбугат конференциясендә бу хакта дәүләт башлыгы сөйләде.

Читать дальше...

Булат Гатауллин «Муса.Моабит» спектакле турында: Муса Җәлил гади кеше буларак кызыклы иде

Tatar-inform.tatar 

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында журналистлар өчен «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектакле премьерасы тәкъдим ителде. Спектакльнең режиссеры Булат Гатауллин Муса Җәлилнең образын гади кеше буларак күзаллаулары турында сөйләде.

Читать дальше...

Казан тимер юлларында яшүсмернең ток сугудан үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

Казан тимер юлларында яшүсмер үлеме факты буенча тимер юл транспорты эксплуатациясе һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кешенең үлеменә китерүе турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспортта төбәкара тикшерү үзәк идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Кариев театры дәрес форматында «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектаклен чыгарды

Tatar-inform.tatar 

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында журналистлар өчен «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектакле премьерасы тәкъдим ителде. Театрның матбугат хезмәте әйтүенчә, премьера җәмәгатьчелеккә таныш һәм таныш булмаган герой-шагыйрь Муса Җәлил турында. «Муса.Моабит»ның жанры - «Кеше турында кыйсса».

Читать дальше...

«Шәп блогер» медиамәктәбе чыгарылыш кичәсенә Удмуртиядән иң популяр этно-блогер килде

Tatar-inform.tatar 

Бүген «Татмедиа» тарафыннан гамәлгә куелган «Шәп блогер» медиамәктәбенең йомгаклау дәресе узды. Соңгы дәрес «Этно-блог яисә нигә милли мәсьәлә блогингта трендка әйләнә?» темасына багышланды. Медиамәктәпнең чыгарылыш укучы егет-кызларына йомгаклау дәресен иң популяр этно-блогер – Удмуртиядән Вера Трефилова үткәрде.

Читать дальше...



Миңнеханов Татарстан төзүчеләренең Лисичанскида мәктәпләрне төзекләндерүен күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Личисанск мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре барышы видеосы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында уртаклашты. Лисичанск шәһәренә Татарстан Республикасы шефлык итә.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Помбухчан Татарстанда проектлар гамәлгә ашыру турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МегаФон» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Казанда 14 яшьлек яшүсмер егетне тимер юлда ток суккан

Tatar-inform.tatar 

Бүген көндез Казанда 14 яшьлек яшүсмерне тимер юлда ток суккан. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре өчен Татарстанда 22 психологик ярдәм бүлмәсе эшли

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм мәсьәләләре буенча региональ комиссия утырышында хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды.

Читать дальше...

Екатеринбургта татар шагыйрь һәм язучылары белән очрашу уздырыла

Tatar-inform.tatar 

Екатеринбург шәһәрендә татар шагыйрь һәм язучылары белән очрашу узачак. Ул татар әдәбияты белән кызыксындыру һәм татар шагыйрь-язучылары иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырыла. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанның ун музыка мәктәбе педагогы Россия Мәдәният министрлыгыннан премия алды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның ун музыка мәктәбе педагогы иң яхшы укытучыларга бирелә торган премия алучылар исемлегенә кергән. Алар музыка сәнгате өлкәсендә балалар сәнгать мәктәпләре, училище һәм югары уку йортлары укытучылары арасында 2023 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен бүләкләнә. Җиңүчеләр исемлеге Россия Мәдәният министрлыгы сайтында чыккан.

Читать дальше...

"Русия Почтасы" бюджеттагы "тишекне" каплау өчен акча китерми торган бүлекчәләрен ябуга рөхсәт сорый

Azatliq.org 

2023 елда ширкәтнең чиста зыяны  27 миллиард сумнан 38 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хәл булмасын өчен, "Русия почтасы" ширкәтнең финанс-икътисади хәлен яхшырту чаралары тәкъдим иткән. Акча китермичә зыянга эшли торган бүлекчәләрен ябарга, почтаны сирәгрәк таратырга рөхсәт сораган.

Васил Шәйхразыев Киров шәһәре Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәрендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Yummy Music шагыйрь Рәхим Саттар сүзләренә язылган композицияләр альбомын тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

Gorizont films документаль кино продюсерлык үзәге һәм Yummy Music татар лейблы «Высокий дух» фильмына язылган композицияләр альбомын тәкъдим итте. Саундтрекны барлык цифрлы мәйданнарда тыңлап була.

Читать дальше...

2024 елда Татарстанның һәр районында «Алдынгылар хәрәкәте» клублары барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан яшьләрендә фәнни эшчәнлеккә тартылуны балачактан ук үстерү планлаштырыла. Моның өчен республиканың һәр районында киләсе елда «Алдынгылар хәрәкәте» фәнни клублары оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең ярдәмчесе, оешманың төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Читать дальше...

«Аулак өй – көрәш» проекты ярышлары Россия төбәкләрендә дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Бүген Кайбыч муниципаль районы мәдәният йортында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының зона ярышы була. Әдәби бәйгедә Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Кайбыч, Кошман, Иске Чәчкаб, Чүти авылы мәктәпләре һәм дүрт авылдан иҗади командалар көч сынаша. Проект җитәкчесе әйтүенчә, интеллектуаль ярыш өчен Габдулла Тукай иҗатын һәм тормыш юлын йөздән артык шәхес өйрәнгән.

Читать дальше...

Мирзиёев Путинга Казандагы форумнан бик канәгать булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казандагы төбәкара форум нәтиҗәләреннән бик канәгать булуын белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында узган вакыйга беренче тапкыр Үзбәкстанның барлык 14 төбәге башлыкларын җыйган. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда сөйләде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде






Кобелев назвал три клуба, которые претендуют на чемпионство в РПЛ

Игорь Бабушкин встретился с секретарем Генсовета «Единой России» Андреем Турчаком

Вместе с 12-м фигурантом дела о теракте в «Крокусе» задержали его брата

Депутаты и ветераны написали «Диктант Победы» в Домодедове