Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 08.10.2023

Әлки районы механизаторлары кукуруздан силос салу эшләрен төгәлләде

Tatar-inform.tatar 

Әлки районы механизаторлары кукуруздан силос салу эшләрен төгәлләде. Басуларны эшкәртү быел аеруча авырга туры килә. Дым запасы аз булу сәбәпле, җир нык каткан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Рамил Муллин: Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре районның да, республиканың да төп таянычы

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Идел буе төбәкләре арасында иң түбән яшәү минимумнарының берсе Татарстанда билгеләнгән

Tatar-inform.tatar 

2024 елга Идел буе федераль округы төбәкләрендә иң түбән яшәү минимумнарының берсе Татарстанда билгеләнгән. Республика бу күрсәткеч буенча Пенза һәм Саратов өлкәләреннән генә алда тора.

Читать дальше...

Пенза өлкәсендә «Тургай» төбәкара балалар фольклор бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

Михаил Лермонтов исемендәге Пенза өлкә китапханәсендә «Тургай» төбәкара балалар фольклор конкурсы узды. Ул «Талантлар территориясе» II төбәкара мәдәни-агарту фестивале кысаларында үткәрелде. Конкурс Пенза өлкәсе Эчке һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгыннан грант ярдәме алды. Бу хакта Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Палестинадагы вәкил: Газа секторыннан Россия гражданнарын эвакуацияләү карары әлегә юк

Tatar-inform.tatar 

Хәрби хәрәкәтләр булу сәбәпле, Россия гражданнарын Газа секторыннан эвакуацияләү турында конкрет карар әлегә юк, әмма мөрәҗәгатьләр керә башлады. Бу хакта Россиянең Палестинадагы вәкиллегенең матбугат сәркатибе Алия Зарипова сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Чувашия мөселманнары Йолдыз авылында укытучы гаиләсенә йортны октябрьдә төзеп бетерәчәк

Tatar-inform.tatar 

Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән Гариповларлар укытучылар гаиләсе өчен йорт төзелеше тәмамланып килә. «Өй туе» октябрь азагына планлаштырылган. Ул Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән төзелгән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Түбән Новгород өлкәсе Көрәш федерациясенә дәүләт аккредитациясе бирделәр

Tatar-inform.tatar 

«Түбән Новгород өлкә Көрәш федерациясе (президенты Рөстәм Садыйков) Спорт министрлыгының дәүләт аккредитациясен алды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтариятенең сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы кооперативларына субсидия бирү өчен гаризалар сайлап алу игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1,2,3 кварталында тоткан чыгымнарын каплауга 2023 елда федераль бюджеттан финанслашыла торган субсидияләр бирү буенча сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Читать дальше...

Россия энергетика министры Шульгинов ягулык бәяләре төшүен белдерде

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәтнең ягулык базарын тотрыкландыру чаралары Россия автомобиль заправкасы станцияләрендә бәяләрнең төшүенә китерде. Бу хакта энергетика министры Николай Шульгинов белдерде. ТАСС шул хакта яза.

Читать дальше...

Израильнең хәрби-сәяси кабинеты «сугыш халәтенә» күчү турында рәсми рәвештә игълан итте

Tatar-inform.tatar 

Израильнең хәрби-сәяси кабинеты сугышның рәсми игълан ителүен аңлата торган төп законның «40нчы пункт»ын кертүне хуплады. Бу хакта РИА Новости илнең премьер-министры Биньямин Нетаньяху канцеляриясе белдерүенә сылтама белән хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда электр подстанциясендә янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

Бүген 9.58 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Яңа Чишмә районы Архангел Бистәсе янындагы чокырда электр подстанциясе бинасы эчендә май януы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года


Гаилә һәм мәктәп театрлары Республика фестиваль-бәйгесенең сайлап алу этаплары башланды

Tatar-inform.tatar 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары башланды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Ульяновскиның Мәләкәс татар автономиясе рәисе Азат Мидаров Мәләкәс районы башлыгы булды

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районының яңа башлыгы итеп Азат Мидаров сайланды. Ул 2023 елдан Мәләкәс районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифасында да эшли. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Россиядән Израиль аэропортларына төнге очышларга чикләүләр кертелде

Tatar-inform.tatar 

Израильдә тотрыксыз хәрби-сәяси вазгыять сәбәпле, Росавиация Мәскәү вакыты белән төнге сәгать өчтән Россия аэропортларыннан Израиль аэропортларына төнге очышларга чикләүләр кертте. Ул махсус карарга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта федераль агентлык сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000






Эксперт рассказала о правилах начисления доплат за работу в праздники

Цифровой проект Подмосковья по энергетике стал лучшим в России

Ночная репетиция парада Победы в Москве

На выставке «Россия» спортивные семьи 63 региона поделятся опытом как воспитать будущих олимпийцев