Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 30.10.2023

Чаллыда «машинасыз йортлар» салачаклар

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда ел саен 300 мең квадрат метр торак йорт төзелә. Проектның бердәм концепциясен булдыру күздә тотыла. Шул ук вакытта уңайлылыкка да өстенлек бирелә. Чаллының баш архитекторы Мәликә Шәмсиева эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «машинасыз йортлар» проекты белән таныштырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

Читать дальше...

«Миллиард.Татар» елның иң яхшы татар колоритлы дизайн-проекты өчен тавыш бирүне ачты

Tatar-inform.tatar 

«Миллиард.Татар» милли кием һәм аксессуарларның иң яхшы заманча дизайнерына онлайн-тавыш бирүне башлап җибәрде. Яраткан брендың өчен интернет-басманың Telegram каналында яки «ВКонтакте» төркемендә тавыш бирергә мөмкин.

Читать дальше...

Менделеевскида һәлак булган хәрбиләр истәлегенә миләш агачлары утырттылар

Tatar-inform.tatar 

Менделеевскида махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә биш мемориаль такта ачылды. Тантанада җитәкчеләр, шәһәрнең мактаулы гражданнары, хәрбиләрнең якыннары һәм туганнары катнашты.

Читать дальше...

Талия Миңнуллина: Төркия - чит илләр арасында Татарстан өчен беренче урындагы инвестор

Tatar-inform.tatar 

Чит ил инвесторлары арасында Төркия Татарстан өчен беренче урында тора торган инвестор. Бу хакта Казанда Төркия Республикасының йөз еллык юбилеена багышланган тантаналы кабул итү вакытында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов Мәһдиевнең Чаллыга 400 ел тулуны бәйрәм итү турындагы мөрәҗәгатен хуплады

Tatar-inform.tatar 

2026 елда Чаллы шәһәре оешуга 400 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Аппарат киңәшмәсе вакытында шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев бу истәлекле дата һәм аның әһәмиятен исәпкә алып бәйрәмгә актив әзерлек үткәреләчәк, дип белдерде.

Читать дальше...

Татарстанда дым җитмәү сәбәпле, көзге культураларның 19 процентына куркыныч яный

Tatar-inform.tatar 

Явым-төшем булмау һәм туфракта дым җитмәү Татарстанда көзге культура чәчүлекләренең 19 процентының кимүенә яки начар торышына төп сәбәп булды. Республикада октябрьнең икенче декадасының күпчелек көннәрендә явым-төшемнең тигез булмавы аркасында тотрыксыз температура режимы билгеләп үтелде, дип хәбәр итә Россельхозцентрның ТР буенча матбугат хезмәте.

Читать дальше...



Истанбул зиратында Исхакый һәм Акчураның каберләрен эзләп табу мөмкинлеге булдырылды

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Зилә Мөбәрәкшина язучы, публицист, сәясәтче Гаяз Исхакый һәм язучы, нәшир, журналист Йосыф Акчураның Истанбул зиратындагы каберләренең координаталарын ачыклады.

Читать дальше...

Миңнеханов «Туполев» ГАҖ җитәкчелеге белән Казан авиазаводын үстерү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев белән очрашты. Очрашуның төп темасы Казан авиация заводын үстерү мәсьәләләре булды, дип хәбәр итә ТР җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

«Татарстан радиосы» беренче тапкыр Тинчурин театрыннан туры эфир алып барачак

Tatar-inform.tatar 

1-6 ноябрьдә Тинчурин театры «Татарстан радиосы» белән берлектә «Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» дигән махсус радиопроект оештыра. Бер атна дәвамында «Татарстан радиосы»нда театр белән бәйле тапшырулар чыгачак. Проект Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Читать дальше...

Төркиянең 100 еллыгы уңаеннан тантанада Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Ринат Вәлиев катнашкан

Tatar-inform.tatar 

Анкарада Төркия Җөмһүрияте төзелүгә 100 ел тулуга багышланган кичә булган. Кичәдә «Казан» бию ансамбле, яшь җырчы, «Голос» телепроекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев чыгыш ясаган.

Читать дальше...

Якутиядә Муса Җәлил һәйкәле барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Якутиядә 31 октябрьдә тантаналы рәвештә Казан скверы ачылачак, анда татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак. Тантанада Татарстан делегациясен республика вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы башлыгы Васил Шәйхразиев җитәкләячәк. Бу хакта Саха (Якутия) Республикасы башлыгы хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте хәрби хезмәткә чакырылучыларны машина йөртергә өйрәтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда сәламәтлекләре буенча яраклы һәм 2024 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 900дән артык эшсез кешене хәрби-хисап белгечлекләренә өйрәтәләр. Бу хакта республика Хөкүмәте карарында әйтелә.

Читать дальше...

Башкортстан Дәүләт җыенының КПРФ фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин вазифасын калдыруын белдерде

Azatliq.org 

25 октябрьдә КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "Башкортстанның күпмилләтле халкының традицион кыйммәтләрен яклау" турында белдерү чыкты. Анда мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелгән иде. Белдерү тәнкыйтькә тотылды.

Мөхәммәтшин «Зенит-Казан»ны Россия суперкубогында җиңүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы рәисе һәм Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы җитәкчелегенә һәм уенчыларына Россия суперкубогында җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Продолжается прием заявок на участие в Премии «Студент года Республики Татарстан – 2023»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Заявочная кампания на XIX Республиканскую премию для обучающихся по программам высшего образования «Студент года Республики Татарстан – 2023» продлится до 10 ноября.

Новости России
Москва

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week


Казан мэриясе авария еш була торган юл участоклары исемлеген атады

Tatar-inform.tatar 

Ел башыннан Татарстан башкаласында юлларның авария еш була торган начар хәлдәге 75 участогы иминләштерелгән, аларда барлыгы 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.

Читать дальше...

Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды

Tatar-inform.tatar 

27 октябрьдә Ульяновск шәһәре Заволжский районының 1нче мәхәлләсе карамагындагы Ислам мәдәни агарту үзәгендә ана теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә композитор Тәлгать Хәсәновның юбилей концерты булды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә танылган музыкант, мультиинструменталист, композитор, аранжировкалар остасы, халыкара бәйгеләр лауреаты Тәлгать Хәсәновның юбилей кичәсе булды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Чиләбедә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

18-19 ноябрьдә Чиләбе шәһәренең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 81нче урта гомуми белем бирү мәктәбе мәйданчыгында өлкә күләмендә XIV «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе узачак. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде






Блогер Асхаб Тамаев попал в ДТП около Москва-Сити

Байден заявил о стремлении вернуть Гершковича и Уилана

«К сожалению»: смогут ли клиенты криптобиржи Beribit вернуть свои деньги

Блогер Тамаев попал в аварию в Москве