Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 22.10.2023

Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп узды

Tatar-inform.tatar 

Азнакай районының Октябрь Бүләк авылы 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Авылдашлар, якташлар туган авылларының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарага җыелды, шунда ук Октябрь Бүләк тарихына багышланган китап тәкъдим ителде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Васильевода махсус хәрби операциядәге якташлары өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә яшәүчеләр җыелган 89900 сум акчага якташларына 20 исемле посылка әзерли. Анда эчке киемнәр, кулдан бәйләнгән йон оекбашлар, медикаментлар, шәхси гигиена һәм азык-төлек җыелмалары салына. Шулай ук госпиталь өчен 120 урын-җир комп­лекты, 30 литр бал, 1850 сумлык медикаментлар җибәрелгән. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Алабуганың 50 кеше яши торган авылында 140тан артык маскировкалау челтәре үргәннәр

Tatar-inform.tatar 

Алабуга районы Свиногорье авылының Мәдәният йортындагы концерт залы бер ел элек диярлек хәрби хезмәткәрләр өчен маскировкалау челтәрләре үрү остаханәсе итеп үзгәртеп корылган. Авылда яшәүчеләр 143нче челтәрне үрүне тәмамлады. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Көньяк Корея, АКШ һәм Япония тәүге тапкыр бергә хәрби-һава көчләре өйрәнүләрен үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Көньяк Корея, АКШ һәм Япония тәүге тапкыр бергә хәрби-һава көчләре өйрәнүләрен үткәрде. Маневрлар 22 октябрьдә көннең икенче яртысында Корея ярымутравының көньяк өлешендә булды. Бу хакта «Российская газета» Kyodo агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда октябрьнең соңгы декадасында климатик нормадан бер градуска салкынрак булачак

Tatar-inform.tatar 

Бу айның соңгы декадасында, 21-30 октябрьдә, Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Быел Россия гражданлыгыннан баш тарткан кешеләр санын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

2023 ел башыннан алып 4,4 меңгә якын кеше Россия гражданлыгыннан баш тарткан. РФ Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык департаменты директоры Алексей Климов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Рособрнадзорда X сыйныфка кабул итү моделен әлегә үзгәртергә җыенмауларын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

Әлегә X сыйныфка һәм көллиятләргә кабул итү моделен үзгәртүгә юнәлдерелгән бернинди чаралар да күрелми. Бу хакта ТАСС агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Идел елгасында су кимегәнлектән, Зөядә борынгы койма калдыклары өскә чыккан

Tatar-inform.tatar 

Быел Идел елгасында суның биеклеге кимү аркасында Зөя утрау-шәһәрлегендә шәһәр бистәсен әйләндереп алган борынгы койма калдыклары өскә чыккан. Бу – Щука елгасы янында яр буенда ачыкланган шәһәр мәдәнияте археологиясенең кыйммәтле объекты.

Читать дальше...

Төркиядән Берил Дәүләт: Разил Вәлиев иҗаты белән халык күңелендә яшәр

Tatar-inform.tatar 

Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы, галим Надир Дәүләтнең хатыны Берил Дәүләт социаль челтәрдә җәмәгать эшлеклесе, язучы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев турында истәлекләре белән уртаклашкан.

Читать дальше...

Новости России
Москва

В Москве наградили победителей Международного профессионального конкурса НОПРИЗ на лучший проект – 2023


Нурлатские борцы вернулись домой с медалями

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

С 20 по 21 октября в Кукморе проходил 4-й открытый турнир по борьбе самбо на призы выпускников отделения самбо СШ «Зилант», на кубок ООО «ВСТ-Реконструкция».

Казанда төзелеш мәйданчыгына килеп кергән машинаның йөртүчесе исерек булган

Tatar-inform.tatar 

Әмирхан урамында төзелә торган йортның субайларына килеп төшкән җиңел автомобильнең йөртүчесе исерек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Казанда «Безнең заман» фестивале зона этабының йомгаклау гала-концерты узды

Tatar-inform.tatar 

Казанда XI «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр ачык республика телевизион иҗат фестивале зона этабының йомгаклау гала-концертында булды. Быел конкурста республика оешма-предприятиеләрендә эшләүче 600дән артык үзешчән артист катнашты.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде






Песков: Россия будет искать пути преодоления недобросовестной конкуренции

Каждый пятый опрошенный россиянин передумал брать кредит из-за возможного увеличения долговой нагрузки в 2024 году

Никогда не верила в крупные победы: жительница Подмосковья дважды выиграла в «Национальной Лотерее» по миллиону рублей

Мосгорсуд 8 мая рассмотрит жалобу на арест замглавы Минобороны Иванова