Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 27.10.2023

Актанышның кадет мәктәбе укучылары тантаналы ант бирде

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районының Кәзкәй авылындагы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты укучылары тантаналы ант бирде. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы яза.

Читать дальше...

Татарстанда машиналарның техник карау бәясен арттырырга телиләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2024 елның 1 гыйнварыннан автомобильләрне техник карау өчен түләүнең чик күләмен арттырырга җыеналар. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карар проектын Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты әзерләгән. 3 ноябрьгә кадәр ул коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Читать дальше...

Татарстан дәүләт баш автоинспекторы көзге һәм кышкы сезон куркынычлары турында искәртте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт баш инспекторы Рөстәм Гарипов юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Әлеге видеоны республика Дәүләт автоинспекциясе күрсәтте.

Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Казахстан халкы бердәмлегенең «Берлек» алтын медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Казахстан халкы Ассамблеясы Советы карары белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразыевка Казахстан халкының бердәмлегенең «Берлек» алтын медале тапшырдылар. Медаль белән бүләкләү турында карарны Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев имзалаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ипотека түләүләре өчен хөкүмәт күпбалалы гаиләләргә өстәмә акча бүлеп бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте күпбалалы гаиләләргә ипотека түләүләрен компенсацияләү өчен өстәмә рәвештә 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта бүген Министрлар Кабинеты утырышында Россия Федерациясе премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза «РИА Новости».

Читать дальше...

Эчке сәясәт департаменты вәкиле керәшеннәрнең мәдәни үзәге эшчәнлеген бәяләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәрвакыт дуслык, тынычлык, уңайлылык атмосферасы хөкем сөргән мәдәният учагы булуын әйтте. Бу турыда ул «Җырчы Җәкәү җорты»нда Алексеевск районы керәшеннәренә багышланган айлыкны йомгаклау чарасында әйтте.

Читать дальше...

Рифат Фәттахов: Рөстәм Миңнеханов «Шәрыкъ базары» фестиваленең дәвамлы булуын теләде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Ваһапов фонды директоры, "Шәрыкъ базары" халыкара фестивале генераль продюсеры Рифат Фәттахов фестивальнең гала-концертында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнарын әйтте.

Читать дальше...



Татарстан Рәисе «Шәрыкъ базары» фестивале турында: Җыр - һәр халыкның кыйммәте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда "Пирамида" сараенда "Шәрыкъ базары" фестивале гала-концерты бара. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә кыяр, кишер һәм дөге арзанайган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 16-23 октябрь аралыгында кыяр, кайбер башка яшелчәләр һәм дөге бәясе төшкән. Ул Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларыннан күренә.

Читать дальше...

Алексеевск районындагы бердәнбер керәшен авылы ансамбльләре Казанда концерт куйды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 27 октябрьдә, Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Алексеевск районының «Бәрәнҗәр» һәм балаларның «Айбагар» фольклор ансамбле концерт куйды. Бу тамаша мәдәни үзәкнең Алексеевск районы керәшеннәренә багышланган айлыгын йомгаклау чарасы булды.

Читать дальше...

Дәүләт Думасында дәрестә шәхси максатларда телефон куллануны тыярга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасына мәктәп укучыларына дәрестә шәхси максатларда смартфон куллануны тыярга тәкъдим итүче закон проекты кертелгән. Документ Думаның электрон базасында бар. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Читать дальше...

Үзәк банк Татарстан сурәтле 1000 сумлыкның яңа версиясен 2024 елда күрсәтергә вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның истәлекле урыннары сурәтләнгән мең сумлык купюраның яңа дизайны киләсе елда әзер булачак. Бу хакта Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина директорлар советы утырышы йомгаклары буенча матбугат конференциясендә белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Ялла» төркеме сәнгать җитәкчесе Фәррух Закиров белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ялла» төркеме сәнгать җитәкчесе, Үзбәкстан җырчысы Фәррух Закиров белән очрашты. Алар Россиянең Үзбәкстан, Азия һәм Көнчыгыш илләре белән дуслык бәйләнешләрен ныгыту турында фикер алышты. Шулай ук Татарстан җитәкчесе кунакка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнең күкрәк билгесен тапшырды.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыккан өчен 2 мең сум штраф турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Сулыкларда юка бозга чыккан өчен административ штраф турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов кисәтте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Читать дальше...

«Миллиард.Татар» елның төп мәдәни татар вакыйгасын укучылары ярдәмендә билгеләячәк

Tatar-inform.tatar 

«2023 ел татарлары» рейтингы кысаларында «Миллиард.Татар» интернет-проекты узып баручы елда татар мәдәниятенең төп вакыйгасын укучылары белән бергә сайлаячак.

Читать дальше...

Ноябрь ахырында Куйбышев сусаклагычында боз катуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

Куйбышев сусаклагычында боз катуы — 25-29 ноябрьдә, Түбән Камада 16 ноябрьдә көтелә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

“Вилла Ливадия” - последние 6 апартаментов в уникальном комплексе у моря


Ренат Харис Тукай мәхәббәте турында: Илһам бирүчене үзең белә торып этәрү үлемнән авыррак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай дәүләт премиясе иясе Ренат Харис Габдулла Тукай әдәби музеенда Зәйтүнә Мәүлүдованың 130 еллыгына багышланган «Тукайның илһамчысы» дип аталган әдәби-музыкаль кичәсендә «Шагыйрь мәхәббәте» операсын иҗат итү тарихы турында сөйләде.

Читать дальше...

Чернышенко Россия югары уку йортларында бюджет урыннары саны артуы турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Россия вузларында бюджет урыннары саны 591 967гә җитәчәк. Бу быелгы уку елына караганда 1811 урынга күбрәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сөйләде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде






Жители и гости Петербурга могут отправиться на водные прогулки на теплоходах

III класс пожарной опасности ожидается на территории Подмосковья 29-30 апреля

Режиссер мультфильма «Бременские музыканты» Ковалевская чуть не умерла в Москве

Как перевезти на дачу кошку или собаку и какие опасности там их могут подстерегать: рекомендации ветеринаров