Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Новости за 16.10.2023

Түбән Кама бакчачылары уңышларын хәрбиләргә коры аш ясау өчен тапшыра ала

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районында бакча сезоны тәмамлануга якынлаша. Автобуслар йөрми башлый, су бирү туктатыла һәм кышкы чорга әзерлек алып барыла. Эш нәтиҗәләре турында «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама районы Коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте ассоциациясе рәисе Илһам Булатов сөйләде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

«СалаваTik» проектында ерак районнарда яшәгән балаларның катнаша алмау сәбәбен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»лар проектында ерак районнарда яшәүче балаларның ни сәбәпле катнаша алмаулары турында сөйләде.

Читать дальше...

Зилә Фәйзуллина: Яңа «СалаваTik»ларның исеме 8 декабрьдә ачыкланачак

Tatar-inform.tatar 

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»ларга кастингта катнашып, сайлап алынган балаларның исемнәре 8 декабрьдә билгеле булачагын әйтте.

Читать дальше...

Екатеринбургта яшьләр өчен «Tatar Dance» бию марафоны узды

Tatar-inform.tatar 

Екатеринбургның «Сабантуй» караоке-клубында 14 октябрьдә яшьләр өчен «Tatar Dance» бию марафоны узган. Чараны «Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган. . Марафонны уздыруда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Свердловск өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәм иткән. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте яза.

Читать дальше...

Мәскәүдә татар яшьләренең «KeLKe кичәсе» йөздән артык кешене җыйган

Tatar-inform.tatar 

Кичә Мәскәү татарлары автономиясе KeLKE татар җәмгыяте белән берлектә яшьләрнең «KeLKe кичәсе»н уздырган. Сәүдәгәр Әсәдуллаевның борынгы йортында 100дән артык кеше җыелган. Оешма башлыгы Фәрит Фарисов билгеләп үткәнчә, башкаланың Татар мәдәни үзәге ишекләре яшьләр өчен һәрвакыт ачык.

Читать дальше...



Тимур Сөләйманов: Бөтен гаиләбез белән «СалаваTik»ларны чын күңелдән яратабыз

Tatar-inform.tatar 

«Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов «СалаваTik»лар проектын гаиләсе белән яратып каравын әйтте.

Читать дальше...

«САФ музыка» проектының иҗади лабораторияләре эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

«Саф» балалар интернет-радиосы яшь музыкантлар һәм аларның укытучылары, остазлар белән берлектә җырларга яңа сулыш бирә. Балалар, җыр сайлау, аранжировка ясаудан алып, сәхнәгә чыгуга кадәр юлны үтәчәк.

Читать дальше...

Мең сумлык яңа купюрада Казан Кремле объектлары сурәтләнә

Tatar-inform.tatar 

Мең сумлык купюрада Казан Кремле объектлары сурәтләнү —Казанның истәлекле урыннарыннан Сөембикә манарасы һәм Сарай чиркәве турында сөйләү өчен тагын бер мөмкинлек. Бу вакыйга турында «Татар-информ»га «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте шундый аңлатма бирде.

Читать дальше...

Гөлназ Гафурова «СалаваTik»ларга кастинг турында: Баланың сәхнәдән курыкмавы да мөһим

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәре филармониясенең балалар бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова фикеренчә, «СалаваTik»лар проектына кастингта катнашучыларның сәхнәдән чыгыш ясарга курыкмаулары мөһим роль уйный.

Читать дальше...

Татарстанда «ВСЕ СВОИ» марафоны көнендә контракт хезмәтенә ярдәм концертлары узачак

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 17 октябрьдә, Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акциясе башлана. Марафон көн дәвамында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Читать дальше...

«СалаваTik»лар проекты яңа составка кастинг игълан итә

Tatar-inform.tatar 

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «СалаваTik»лар проектына яңа кастинг уздырулары турында сөйләде.

Читать дальше...

КФУ эксперты көннәр суыту, көчле җил һәм кар турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җылы һәм кояшлы көннәргә алмашка яңгырлар, көчле җил һәм сизелерлек салкыннар киләчәк. Бу атнада һава торышы кискен үзгәрә. Бу хакта бүген Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең уникенче сезоны ачылды

Tatar-inform.tatar 

Нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 12 нче сезоны ачылды. Беренче дәрес Нәзарәт бинасында узды: бу агымда 200 дән артык кеше намаз укырга һәм ислам нигезләренә төшенергә теләк белдерде. Аларның күпчелеге гадәттәгечә – хатын-кызлар: залдагы урыннарның 3/4 өлешен гүзәл затлар алды. Шәкертләр атнасына бер тапкыр уздырыла торган 7 дәресне үзләштерәчәк. «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең уникенче агымы 2 декабрьдә Коръән мәҗлесе белән тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Читать дальше...

Рособрнадзор Казанда укытучыларга кәгазь эшен киметү чаралары исемлеген тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Казанда укытучыларга бюрократик эшләрне киметү чаралары исемлеге тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе киңәшчесе, «Просвещение Столица» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасының үсеш директоры Наталья Алтыникова «Татар-информ»да матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Что можно отметить в этот день


Эксперт: Казанның купюрадагы күренешләре Татарстанга туристларны күбрәк җәлеп итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Яңартылган 1 мең сумлык банкнотларда Казан Кремленең Сөембикә манарасы һәм Татарстанның башка истәлекле урыннары республикага тагын да күбрәк туристларның игътибарын җәлеп итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» га Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белдерде.

Читать дальше...

Штормовое предупреждение на территории Республики Татарстан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

От Федерального государственного бюджетного учреждения «УГМС Республики Татарстан» в 10 часов 50 минут 16 октября 2023 года поступило штормовое предупреждение: «17 октября 2023 года на территории Республики Татарстан и в городе Казани ожидается сильный южный, юго-западный ветер ночью порывами 15-19 м/с, днем и вечером в период с 09 до 23 часов очень сильный ветер 15-20 м/с, порывами 25-28 м/с».

ТР Дәүләт автоинспекциясе көчле җил куркынычы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

Якын арада республика территориясендә һава торышының начарлануы көтелә. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне шулай дип кисәтә. Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә, 17 октябрьдә, Татарстанда 28 м/с тизлектә көчле җил көтелә.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Прокуратура университеты ректоры һәм Казан филиалы директоры белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Прокуратура университеты ректоры Игорь Мацкевич һәм әлеге югары уку йортының филиалы — Казан юридик институты директоры Елизавета Демидова-Петрова белән очрашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

2014 елдан башлап Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан

Azatliq.org 

Аларның күбесе дини сәбәпләр белән эзәрлекләнгән. 2015 елда хокук яклаучылар нибары ун кешене дини сәбәпләр белән эзәрлекләнгән сәяси тоткын дип тапкан булса, шул вакыттан бирле бу сан 40 тапкырга арткан.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде






На парад Победы в Москве запретили проносить вейпы, флаги и воздушные шары

Обязательная программа для дачника: что нужно успеть на огороде в майские праздники

Известный блогер Тамаев попал в ДТП на люксовом авто около «Москва-Сити»

Baza: в Москве подросток сделал огнемет и решил сжечь дачу соседей