Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Новости за 04.11.2023

Казанның Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» турында: Бу бәйрәм - икенче Сабан туе кебек

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда Кабан күле буенда урнашкан Иске Татар бистәсендә кышка керер алдыннан үткәрелә торган милли йолаларыбызның берсе – «Каз өмәсе» бәйрәме булды. Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева әлеге бәйрәмне Сабан туе белән чагыштырды.

Читать дальше...

Хөснуллин: Монополиягә каршы хезмәткә төзелеш материалына бәя артуны тикшерергә кушылды

Tatar-inform.tatar 

Монополиягә каршы федераль (ФАС) хезмәткә төзелеш материалларына – аерым алганда, цемент һәм арматурага – бәяләрнең чираттагы мәртәбә нигезсез артуын тикшерергә кушылды. Вице-премьер Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

2026 елда Иннополиста уртача хезмәт хакы 202 мең сумга җитәчәк

Tatar-inform.tatar 

2026 елда Иннополисның урта һәм зур предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 201 804 сумга җитәргә тиеш. 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына муниципалитетны социаль-икътисади яктан үстерү фаразында шулай диелә.

Читать дальше...

Минскида башкорт язучысы хөрмәтенә агач утырттылар

Tatar-inform.tatar 

Беларусь Республикасы башкаласы - Минскида башкорт язучысы хөрмәтенә агач утырттылар. Бу тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгыту максатыннан эшләнде, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Читать дальше...

Эльвира Нәбиуллина хезмәт хакын һәм пенсияне цифрлы рубль белән түләү турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Хезмәт хакы, пенсия һәм стипендияләрне цифрлы рубль белән түләү ирекле була, түләүне ничек аласын һәркем үзе сайлый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллинага сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...



Түбән Новгород өлкәсендә балалар өчен татар теленнән беренче сынау дәресе узды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк татар милли-мәдәни автономиясе офисында кече яшьтәге балалар өчен татар теле буенча беренче сынау дәресе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның муниципаль парковкалары өч көн рәттән бушлай эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

4-6 ноябрьдә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Читать дальше...

Төркиядәге конференциядә татар әдәбиятында хикәя жанры турында сөйләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

Төркиянең Невшеһир шәһәрендә хикәя жанрына багышланган конференциядә Төркиянең Сәлҗук университеты мөгаллиме Алсу Шәмсутова татар әдәбиятында хикәя жанры турында сөйләгән.

Читать дальше...

Владимир Путин Мәскәүдә Россия Кораллы көчләре чиркәве янында мәчет төзү идеясен хуплады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсендәге «Патриот» паркында мәчет төзү идеясен хуплады. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин моның өчен аңа рәхмәт белдерде һәм истәлек ташын ачу тантанасында катнашырга чакырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Буада Халыклар бердәмлеге көнендә мәчет каршында чишмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

Буада «Хаҗилар» мәчетенең 15 еллыгы уңаеннан чишмә ачу тантанасы булды. Әлеге вакыйга Халыклар бердәмлеге көненә дә багышланды. Хәзер һәр кеше, нинди дип тотуына карамастан, - христианнар да, мөселманнар да – ел әйләнәсе чиста чишмә суы эчә алачак, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Читать дальше...

Миңнеханов Газа секторында зыян күрүчеләргә Татарстанда ярдәм җыю оештырылуын искәртте

Tatar-inform.tatar 

Газа секторында зыян күрүче кешеләре өчен Татарстанда гуманитар ярдәм җыю эше оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Читать дальше...

Непалда җир тетрәү вакытында кешеләр үлү сәбәпле, Владимир Путин кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Непалның көнбатышында күпсанлы корбаннарга китергән җир тетрәү булды. Шул сәбәпле Россия Президенты Владимир Путин Непал җитәкчелегенең кайгысын уртаклашты. Телеграмма Президент Рам Чандра Паудел һәм Премьер Пушпа Камал Дахалга адресланган.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Что можно отметить в этот день


Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне һәм Конституция көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Россиядә зур дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Татарстан һәм республикада яшәүчеләр өчен әһәмиятле икенче бәйрәм датасы – ТР Конституциясе көне, республика халкы аны 6 ноябрьдә бәйрәм итәчәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әлеге бәйрәмнәрнең тарихтагы һәм бүгенге көндәге әһәмияте турында искәртте.

Читать дальше...

Бүген Тукай музеенда «Булат батыр» фильмын күрсәтәләр

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Булат батыр» телсез фильмын күрсәтәчәкләр. Картина музыка белән демонстрацияләнә. И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы һәм концертмейстеры Рина Хмара тапер булачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде






Игорь Бабушкин встретился с секретарем Генсовета «Единой России» Андреем Турчаком

Замглавы управления по вопросам миграции арестовали в Омской области

Вместе с 12-м фигурантом дела о теракте в «Крокусе» задержали его брата

Песков: об ответе на возможное изъятие активов России говорить рано