Түбән Камада Королев исемендәге трамвайны рейска чыгардылар
Түбән Камада яңа тематик трамвай рейска чыкты. Ул Социалистик Хезмәт Герое, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, ТАССРның атказанган төзүчесе, шәһәрнең Мактаулы гражданы Евгений Королевка багышланган. Символик рәвештә, трамвай Евгений Никифоровичның туган көнендә тантаналы рәвештә йөри башлый. 14 ноябрьдә аның тууына 110 ел тулды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...