Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Новости за 24.11.2023

Сабаның Шәмәрдән авылында капиталь ремонттан соң почта элемтәсе бүлекчәсе эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Саба районына эш сәфәре кысаларында Шәмәрдәндә капиталь ремонтланган почта элемтәсе бинасында булды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда бер атнада грипп белән авыручылар саны ике тапкырга арткан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда грипп йоктыручылар артканнан арта. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Читать дальше...

Равил Әхмәтшин Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин республика делегациясе белән Белгород өлкәсендә булды. Ул хәрби госпитальдә булды һәм республикадан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты, алар яңа гына алгы сызыктан чыккан. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

«Туган батыр» мультсериалының тизерын Дубайда кинофорумда күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

21-22 ноябрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Халыкара кинобазар кысаларында «Туган Батыр» милли герой турындагы проектны, ә нәкъ менә мультсериал тизерын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Иннополис университеты ректоры итеп танылган галим Александр Гасников билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Математика һәм ясалма интеллект өлкәсендә галим, Югары икътисад мәктәбе, Сколтех, Мәгълүмат тапшыру проблемалары институты профессоры Александр Гасников Иннополис университеты ректоры вазифасына билгеләнде. Ул Мәскәү физика-техника институтын тәмамлаган. Карар югары уку йортының күзәтү советы тарафыннан расланган. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә Татар мәдәният үзәгендә татар шигърияте кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Татар мәдәният үзәгендә татар телен өйрәнү дәресләре кысаларында Шигърият кичәсе булды. Анда катнашучылар классикларның һәм замандашларының шигырьләрен укып, бер-берсенә татар шигърияте дөньясын ачты. Бу хакта Мәскәү татарлары мохтарияте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиясе 30 еллык юбилеен бәйрәм итте

Tatar-inform.tatar 

«Кызлар өчен татар уку йортын булдыра алганбыз икән, безгә чигенергә ярамый. Чигенсәк, гафу ителмәслек хәл булачак», – диде 12нче гимназияне ачуда зур көч куйган Роза Туфитуллова.



Чиләбе өлкәсе татар конгрессы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 24 ноябрьдә, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы үзенең 25 еллыгын М.И. Глинки исемендәге Чиләбе дәүләт опера һәм балет академия театрында билгеләп үтте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан инспекторлары буранда һәм бозлавыкта юлларда сак булырга киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар фаразлавынча, бүген кич, төнлә һәм 25 ноябрьдә көндез Татарстанда буран, күз күременең 1000 метрга кадәр начарлануы, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитүе һәм җепшек кар явуы көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

Читать дальше...

Путин шәхси мәгълүматлар турындагы законга төзәтмәләрне оператив кабул итәргә чакырды

Tatar-inform.tatar 

Шәхси мәгълүматларны саклау белән бәйле законга төзәтмәләрне тиз арада кертергә һәм аларны оператив кабул итәргә кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Artificial Intelligence Journey 2023 ясалма интеллект һәм машина ярдәмендә укыту буенча конференциянең пленар утырышында белдерде. Трансляция Кремльнең Телеграм-каналында узды.

Читать дальше...

Истанбулда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең һәм «Татарстан» сәүдә йортының яңа бинасы ачылды. Бу вакыйга Төркия партнерлары белән очрашулар һәм хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Читать дальше...

Дания Заһидуллина: Әхмәтгәрәй-Зәйнәп Хәсәниләр татар халкы өчен бик күп хезмәт иткән

Tatar-inform.tatar 

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләрнең татар халкына хезмәт итүләре турында сөйләде.

Читать дальше...

Путин: Татарстан ясалма интеллект үсешенә өлеш кертә торган аз санлы төбәкләр исәбендә

Tatar-inform.tatar 

Россиядә әлегә ясалма интеллектның барлык мөмкинлекләрен ачарга һәм кулланырга омтылган төбәкләр аз. Бүген аларга Татарстан, Башкортстан, Липецк һәм Сахалин өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы керә. Бу турыда Artificial Intelligence Journey 2023 ясалма интеллект һәм машина ярдәмендә укыту халыкара конференциясенең пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Читать дальше...

«СалаваTik»ларның «Без – Салаватиклар» дип исемләнгән яңа җырына видео чыкты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Без – Салаватиклар» дип исемләнгән өр-яңа җырларына видео чыкты. Җыр сүзләренең авторы – Гөлназ Гарипова-Дениз, көен Ләйсән Арсентьева иҗат иткән.

Читать дальше...

Владимир Путин Гранковскийлар гаиләсен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүче Светлана һәм Андрей Гранковскийлар гаиләсе «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Документны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Ул хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года


Казанда гимназия укучылары агулану очрагын тикшерү турында Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга балигъ булмаганнарга имин булмаган хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эшен тикшерү турында хәбәр итәргә йөкләмә бирде.

Читать дальше...

Башкорт активисты Руслан Габбасовның абыйсын "террорчы эшчәнлеккә ярдәм итү" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргәннәр

Azatliq.org 

"Абый хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән - утыртачаклар дигән", дип сөйли бу хакта башкорт активисты Руслан Габбасов.

Нурлатские автоинспекторы провели рейд по весогабаритному контролю тяжеловесного транспорта

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сотрудники Нурлатского отделения Госавтоинспекции совместно с специалистами отдела весового и габаритного контроля ТУ ГБУ «БДД» в г.Нурлат провели рейдовое мероприятие на одном из автоматических пунктов весового и габаритного контроля.

Беренче каналның элекке хәбәрчесен Луһански янындагы идән астында тоталар

Azatliq.org 

Илья Андреев Беренче каналдан былтыр яз киткән, аның "пропагандада катнашасы килмәгән". Танышы аны эштән "кара тамга белән җибәрүләрен" һәм шуңа эш таба алмавын язды. Акчасы булмагач журналист саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Аңа Мәскәүдә хезмәт итәчәксең дигәннәр, тик сугышка озатканнар.

«Интертат» сайты «Дзен» каналына кушылырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

Татар телендә иң популяр «Интертат» сайты укучыларны «Дзен» каналына язылырга чакыра. Анда редакция язмыш, шоу-бизнес, аш-су, файдалы киңәш, мәдәният һ.б. темаларга багышланган иң кызыклы материалларны куя.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде






Почти 6 тыс знаков отличия ГТО получили жители Подмосковья за три месяца 2024 г

Синоптики: на Москву за сутки выпадет 30% месячной нормы осадков

Изучаем столицу. Библиотека в Ломоносовском районе приглашает в кружок москвоведения и на экскурсии

На дорогах Подмосковья зафиксировано более 898 тыс автомобилей в субботу утром