Актаныш районы башлыгы ике хатын-кызга «Ана даны» медален тапшырды
Бүген Актаныш районының Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды. Анда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Күҗәкә авылыннан биш бала анасы Илсөяр Фазлыкаева белән Яңа Балтач авылыннан шулай ук биш бала анасы Гөлфия Бакировага «Ана даны» медален тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...