Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Новости за 23.11.2023

Әлмәттә «Геройларның хатыннары» күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә «Геройларның хатыннары» күргәзмәсе ачылды. Проект хәрбиләр өчен ышанычлы тыл, аларның таянычы һәм ярдәме булган хатын-кызларга багышлана. Анда 27 портрет тәкъдим ителде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Мордовиянең Митрял авылы китапханәсендә «Сандугачлар» ансамбленә багышланган кичә булды

Tatar-inform.tatar 

Мордовия Республикасы Темников районы Митрял авылы китапханәсендә очрашу үтте. Чара Митрял авылы «Сандугачлар» ансамбльнең барлыкка килү тарихы, 2014 елдан бирле төрле чараларда чыгыш ясаучы коллективның иҗади эшчәнлеге турында сөйләүдән башланды.​ Бу хакта «Юлдаш» газетасы хәбәр итте.

Читать дальше...

2030 елга хезмәт өчен түләү минимумын яшәү минимумыннан 1,3 тапкыр арттырырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2030 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) хезмәткә сәләтле гражданинның яшәү минимумына караганда 1,3 тапкыр артыграк дәрәҗәдә билгеләргә ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Төнлә Татарстанда -20 градуска кадәр суыта, ә ялларда җылытачак

Tatar-inform.tatar 

Бүген төнлә Татарстанда -15..-20 градуска кадәр суыта, кайбер районнарда томан, урыны белән бераз кар көтелә. Атна ахырында республикада җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда картлык буенча уртача пенсия күләме 20,6 мең сумнан артты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 20,6 мең сумнан артты. Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ТР Дәүләт Советының 49нчы утырышында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Читать дальше...

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының «Чишмә» балалар бакчасы 40 еллыгын бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының «Чишмә» балалар бакчасы үзенең 40 еллык юбилеен каршы алды. Бу турыда «Өмет» газетасында телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда федераль журналистлар өчен матбугат туры узды

Tatar-inform.tatar 

20-23 ноябрьдә Татарстанда федераль журналистлар өчен матбугат туры узды. Шушы вакыт эчендә алар республиканың соңгы биш елдагы төп казанышлары белән танышты. Матбугат туры 2 декабрьдә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Төбәк көненә әзерлек кысаларында үткәрелде, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...



«Татнефть» музеена Коръәннең борынгы нөсхәләрен бүләк иткәннәр

Tatar-inform.tatar 

Коръәннең берничә борынгы нөсхәсе һәм башка кыйммәтле, сирәк әдәбият «Татнефть»нең музей коллекцияләрен тулыландырды. Китапларны музейга «ТатНИПИнефть»нең эксперименталь лаборатор тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре Флёра Газиева бүләк итте, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Татарстан китап нәшрияты басмаларын Пензада ярминкәдә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

22-26 ноябрьдә Пенза өлкәсенең М.Ю.Лермонтов исемендәге китапханәсендә (Төзүчеләр проспекты, 168А) «Пенза җирендә китаплар дөньясы» дип аталган XV Төбәкара китап күргәзмә-ярминкәсе узачак. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанда «Игелек хакына бизнес» Бөтенроссия хәйрия форумында Рөстәм Нәбиев катнашачак

Tatar-inform.tatar 

4 декабрьдә Казанда эшкуарлар өчен «Игелек хакына бизнес» Бөтенроссия хәйрия форумы узачак, анда Россиянең барлык төбәкләреннән эшмәкәрләр катнаша. Алар арасында Рөстәм Нәбиев, Константин Волжан, Михаил Носов, Игорь Манн кебек халыкара дәрәҗәдә танылган спикерлар бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Читать дальше...

Казан гимназиясендә агуланган балаларны хастаханәгә озатканнар

Tatar-inform.tatar 

Казанның 28нче гимназиясендә агуланган балаларны хастаханәгә озатканнар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны расладылар.

Читать дальше...

Казан федераль университеты «Милли хәзинә» халык иҗаты фестивале игълан итте

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университеты «Милли хәзинә» балалар hәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивале үткәрә. 9-11 сыйныф укучылары hәм урта hөнәри белем бирү оешмасы студентлары иҗади эшләрен 1 декабрьгә кадәр онлайн тапшыра ала.

Читать дальше...

Быел «Һөнәр» фестивалендә ике спектакль остазлык дәресе буларак күрсәтелә

Tatar-inform.tatar 

Быел 15 нче «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә 15 театр 16 спектакль күрсәтәчәк. Шуның икесе остазлык дәресе буларак тәҗрибәле өлкән режиссерларныкы. Фестиваль Кариев театры базасында 1-7 декабрь көннәрендә уза.

Читать дальше...

Россельхознадзор РТ ведет прием уведомлений от сельхозпроизводителей

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Работа по приему уведомлений об отнесении веществ, образуемых при содержании сельскохозяйственных животных, к побочным продуктам животноводства на 2024 год ведётся с 1 октября.

Башкортстанның Баймак районында яшәүчеләр янә халык җыены үткәрмәкче, бу юлы алар катлам таш чыгаруга каршы

Azatliq.org 

"Высотный альянс" оешмасына Баймак районында төзелеш ташы чыгару өчен 50 һектар җир бүлеп бирелгән, дип сөйли экоактивист Илдар Юмаголов. "Анда авыл кешеләре буыннан-буынга печән чапкан. Җиләк җыялар, ял итәләр. Шушылар урынына анда карьерлар булуын күз алдына китерәсезме?" ди ул.

Новости России
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Татарстан присоединится к Всероссийскому дню оказания бесплатной юридической помощи населению

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

24 ноября 2023 года татарстанским региональным отделением Общероссийской общественной организации «Ассоциация юристов России» и Всероссийской политической партией «Единая Россия» будет проводиться Всероссийский день оказания бесплатной юридической помощи населению.

Казанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум акча түләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

Казан хакимияте Инвалидлар ункөнлеге кысаларында аерым гражданнарга социаль ярдәм сыйфатында бер тапкыр 10 мең сум акча түләячәк. Акча шәһәр бюджетыннан бүленәчәк, диелә ТР башкаласы мэриясенең документлар җыентыгында дөнья күргән карарда.

Читать дальше...

Казанга кергәндә шәһәр исеме язылган 4 метр биеклектәге яңа стела барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Казан аэропортыннан шәһәргә керү юлында башкала исеме язылган дүрт метр биеклектәге яңа стела урнаштырылачак. Композиция милли орнамент төсләрен берләштергән заманча стильдә башкарылачак. Бу хакта 2024 елда БРИКС илләре саммитын уздыруга әзерлек буенча штаб утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Депутат Илшат Ганиев Тынычлык бистәсе зиратында җирләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

Депутат, «Майский» Теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев 24 ноябрьдә Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнәчәк. Хушлашу иртәнге тугызда ТР Дәүләт Советы бинасында узачак.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде






Воспитанники МВМУ поселения Мосрентген приняли участие в праздничном концерте

Школьница из Бутово придумала приложение для детей и взрослых «Твой ортодонт»

Синоптик Цыганков: май в Москве начнется с теплой погоды и небольших осадков

Акция «День добрых дел» прошла в Химках