Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Новости за 22.11.2023

Махсус операциядә һәлак булган хәрбигә Теләчедә мемориаль такта ачтылар

Tatar-inform.tatar 

Бүген Теләченең Олы Мишә урта мәктәбе биләмәсендә Рәзил Газизов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Ул хәрби операция барышында һәлак булды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбрә итә.

Читать дальше...

Владимир Путин махсус операциядә катнашучыларга газ кертүгә субсидия бирергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә катнашучылар газлаштырылган төбәкләрдә яшәсә, аларга йортларга газ кертү өчен субсидия бирергә мөмкиннәр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Россия энергетика атналыгы йомгаклары буенча йөкләмәләре исемлегендә әйтелә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мәгълүмати иминлек буенча Иминлек советы комиссиясе составын үзгәртте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Мәгълүмати иминлек буенча Иминлек советының ведомствоара комиссиясе составын үзгәртте. Указ Татарстан җитәкчесенең рәсми сайтында чыкты.

Читать дальше...

Татарстанда этномәдәни фестивальдә 400 меңәр сумлык призлар булачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Министрлар Кабинеты «Безнең йорт – Татарстан» этнофестивален үткәрү тәртибен раслады. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә бер җиңүче билгеләнәчәк, алар һәрберсе 400 мең сум алачак. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Читать дальше...

Азәрбайҗан Татар яшьләре үзәгенең 26 еллыгы уңаеннан Бакуда «Татар җыры» тамашасы булган

Tatar-inform.tatar 

Азәрбайҗанның Баку шәһәрендәге Рус йортында «Татар җыры» концерты булган. Ул Азәрбайҗан Татар яшьләре үзәгенә нигез салынуның 26 еллыгына һәм әлеге оешма белән 20 ел дәвамында Диаз Әхмәтҗанов идарә итүгә багышланган. Бу хакта «АЗЕРТАДЖ» Азәрбайҗан дәүләт мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

2023 елда ислам дине һәм татарлар өчен мөһим вакыйганы сайлауда тавыш бирү башланды

Tatar-inform.tatar 

2023 елның ислам дине, татарлар һәм Татарстан белән бәйле төп вакыйгасы өчен тавыш бирү башланды. Иң әһәмиятле чаралар һәм инициативаларны сайлау «Ел татарлары» проекты кысаларында үткәрелә. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.

Читать дальше...



Васил Шәйхразиев: Татарстанга килгән мигрантлар бездә халыкның дус яшәвен белергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында мигрантлар темасына фикер алыштылар.

Читать дальше...

Татарстан китап нәшриятында Рәмис Аймәтнең яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан китап нәшриятында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Читать дальше...

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс лауреатлары бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Иң яхшы балалар әдәби әсәрләренә Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс лауреатлары шагыйрьнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә бүләкләнде. Театральләштерелгән кичә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үтә.

Читать дальше...

Мәскәү татарларының «Хәзинә» ансамбле «Саумы, Казан!» тамашасын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең «Хәзинә» ансамбле Казанда Татарстан Халыклары дуслыгы йортында чыгыш ясаган. Бу хакта Мәскәү «Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте яза.

Читать дальше...

Алсу Әсәдуллина: Федераль программалар булмау сәбәпле, татар телен куллану катлаулана

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яшәүче халыкларның телләрен саклауга юнәлдерелгән федераль программалар булмау сәбәпле, татарлар күп яши торган җирләрдә татар телен куллану катлауланган. Бу хакта Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

Читать дальше...

Хокук яклаучылар Кытайны мәчетләрне ябуда һәм җимерүдә гаепли

Azatliq.org 

Кытайда 20 миллионлап мөселман яши. HRW белешмәләренә күрә,  Нинься-Хуэй һәм Гансу провинцияләрендә соңгы елларда күпчелек мәчетләр ябылган, юк ителгән, яки дөньяви куллану өчен төрле оешмаларга тапшырылган.

Екатеринбург татарлары шәҗәрә төзергә өйрәтә торган очрашуга чакыра

Tatar-inform.tatar 

23 ноябрьдә Екатеринбургта «Нульдән шәҗәрә — ничек шәҗәрә төзергә» чарасы узачак. Теләге булган һәркем шәҗәрә агачы төзү буенча беренче адымнар турында лекциягә һәм шөгыльгә чакырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Яшел Үзәндәге хәрби комиссариатны яндырмакчы булулары турындагы эшне мәхкәмә прокуратурага кире җибәргән

Azatliq.org 

Бу җинаять эше 60 яшьлек Андрей Богдановка ачылган булган. Тикшерү фаразынча, былтыр 4 сентябрьдә Богданов Яшел Үзәндәге хәрби комиссариат ягына таба сыекча тутырылган шешә ыргыткан, тик сыекча янып китмәгән. Эшне прокуратурага кире кайтарулары гаепләү өлешендәге хаталар белән бәйле.

Федерация Советы пенсия коэффициенты күләмен арттыру турындагы закон проектын хуплады

Tatar-inform.tatar 

Федерация Советы бер пенсия коэффициентын 133,05 сумга кадәр (элек 129,46 сум иде) арттырырга тәкъдим иткән закон проектын хуплады. Шулай ук картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләме турында закон проекты да хупланды. Аны 8134,88 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости яза.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии


КФУның Татар халык хоры Төньяк Осетиядә концерт куйды һәм җирле татарлар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университетының Татар Халык хоры Төньяк Осетиянең (Алания) башкаласы Владикавказда Мария театры филиалында һәм Халыклар Дуслыгы йортында чыгыш ясады.

Читать дальше...

«Мәрхәмәт» депутатлары Татарстанда яшьләрне патриотик тәрбияләү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Бүген «Яшь танкист йорты» балалар-яшүсмерләр мәгариф үзәге базасында узган «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышында яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанның 20 районында яшәүчеләргә чүп җыю һәм чыгару өчен 78 млн сум акча түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның 20 районында яшәүчеләргә чүп җыю, чыгару һәм утильләштерү хезмәтләре өчен 78 млн сумнан артык акча түләнәчәк. Бу хакта «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр бүлеге башлыгы Владимир Герасимов хәбәр итте. Ул аны Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты көнкүреш калдыклар белән эш итү буенча штаб утырышында белдерде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова обыграла Шнайдер на старте грунтового турнира WTA 1000 в Мадриде






Норильские проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023

Илья Антоненко: Съёмки чуть не начались с драки

Белорусские проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023

В столичном районе Перово построили новый дом для участников программы реновации